+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 июнь 2019, 18:18

2018 елда Башкортстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында

Агымдагы елның 5 июнендә Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай тарафыннан “2018 елда Башкортстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында” Закон кабул ителде.

2018 елда республика бюджеты кереме 2017 ел дәрәҗәсенә карата 21 процент үсеш белән 202,7 млрд сум тәшкил итте. Шулардан салым һәм салым булмаган керемнәр 162,3 млрд сум күләмендә исәпләнелде. 2017 ел дәрәҗәсенә карата керемнәр 30,5 млрд сумга артты. Керемнәрнең үсеше 17,8 млрд сум күләмендә бер тапкыр түләнелүче түләүләр, салым базасын арттыру буенча күрелгән чаралар, шулай ук керемнәрне администрацияләүне көчәйтү белән бәйле.
Республика бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәр структурасында оешмалар кеременә салым – 43,5 проц., физик шәхесләр кеременә салым – 23 проц., акцизлар – 11,7 проц., милеккә салым – 10,4 проц., дәүләт милегендә булган милектән файдаланудан керемнәр 6,5 процент тәшкил итә.
Кире кайтарып бирелми торган керемнәр 40,4 млрд сум тәшкил итте, бу 2017 дәрәҗәсеннән 13,2 процентка югарырак. Федераль бюджеттан 2017 ел дәрәҗәсенә карата 5,2 млрд сумга, яки 14,8 процент үсеш белән 40,1 млрд сум акча керде.
Башкортстан Республикасы бюджеты чыгымнары 2018 елда 180 млрд сум күләмендә үтәлде, бу 2017 ел дәрәҗәсеннән 24,1 млрд сумга, яки 15,4 процентка, югарырак.
Республика бюджеты, алдагы еллардагы кебек, социаль юнәлгәнлекне саклап калды. Социаль өлкәгә чыгымнар 127,1 млрд сум, яки 70,6 процент тәшкил итте, шул исәптән социаль сәясәткә - 46,5 млрд сум (25,9 проц.), белем бирүгә – 45,2 млрд сум (25,1 проц.), сәламәтлек саклауга - 19 млрд сум (10,5 проц.), торак-коммуналь хуҗалыгына – 6,8 млрд сум (3,8 проц.), мәдәнияткә, кинематографиягә – 5,6 млрд сум (3,1 проц.), физик культурага һәм спортка һәм киңкүләм мәгълүмат чараларына – 3,7 млрд сум (2,1 проц.), әйләнә-тирә мохитне саклауга – 0,3 млрд сум (0,1 проц.). Икътисадның реаль секторын үстерүгә чыгымнар 29,4 млрд сум (16,3 проц.), муниципаль берәмлекләрнең гомуми характердагы бюджетларына бюджетара трансфертлар бирүгә – 13,1 млрд сум (7,3 проц.), милли оборонага, милли хәвефсезлеккә һәм хокук саклау эшчәнлегенә – 1 млрд сум (0,6 проц.), башка чыгымнарга 9,4 млрд сум (5,2 проц.) тәшкил итте.
Бурычларның төп өлеше социаль өлкәне үстерү, икътисад тармагын хуплау, инфраструктура проектларын тормышка ашыру бюджетның программа өлешен үтәү барышында тормышка ашырылды. Башкортстан Республикасының 29 дәүләт программасы кысаларында бюджет чыгымнарының 97,3 проценты, яки 175,2 млрд сумы, финансланды.
БР Финанслар министрлыгының
матбугат хезмәте.
Читайте нас: