+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 июнь 2019, 11:50

Ак халатлы кешеләрне хөрмәтләделәр

Медицина хезмәткәре көне алдыннан мөһим һәм катлаулы, безнең сәламәтлек һәм иминлек алар кулында булган һөнәр вәкилләре җылы һәм ихлас котлаулар алдылар. Медиклар үз һөнәри бәйрәмнәрен пөхтә, шаян һәм елмаеп традиция буенча район Мәдәният сараенда билгеләделәр. Фойедә сәламәтлек саклау системасының 100 еллыгына багышланган махсус фотозона булдырылды.

Медицина хезмәткәре көне алдыннан мөһим һәм катлаулы, безнең сәламәтлек һәм иминлек алар кулында булган һөнәр вәкилләре җылы һәм ихлас котлаулар алдылар. Медиклар үз һөнәри бәйрәмнәрен пөхтә, шаян һәм елмаеп традиция буенча район Мәдәният сараенда билгеләделәр. Фойедә сәламәтлек саклау системасының 100 еллыгына багышланган махсус фотозона булдырылды.
Муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев медицина хезмәткәрләрен беренче булып тәбрикләде. Александр Георгиевич районның медицина хезмәткәрләренең авыру кешегә ярдәмгә килергә, квалификацияле ярдәм күрсәтергә әзер булганнары өчен ышаныч һәм хөрмәт яулауларын билгеләде. Бүген медицина хезмәткәрләренең өлкән буынына хөрмәт күрсәтеп без шулай ук коллективның иң яхшы традицияләрен сакларга тиешле яшь буынга зур өметләр баглыйбыз, диде ул.
Аннан соң коллегаларын район үзәк дәваханәсенең баш табибы Р.Р.Гәрәев тәбрикләде. Үз чыгышында ул медицина хезмәткәре һөнәренең игелекле һәм мактаулы булуын, аның кеше сәламәтлеге турында хәстәрлек күрүдә чагылуын билгеләде. Руслан Рәлифович кешеләрнең гомере бәйле булган җаваплы һәм авыр хезмәтләре өчен коллегаларына рәхмәт әйтте. Тырышлыкларының пациентларның рәхмәтләре белән бүләкләнелүен теләде.
Район халкы сәламәтлеген саклау эшенә зур өлешләре, һөнәри бурычларын үтәүгә намуслы караулары өчен һәм Медицина хезмәткәре көне уңаеннан медикларның зур төркеме Мактау грамоталары, республика Сәламәтлек саклау министрлыгыннан, район хакимиятеннән, район дәваханәсеннән, профсоюздан рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Табиб-анестезиолог-реаниматолог Ә.Ә.Шәймәрданова “РФ сәламәтлек саклау отличнигы” наградасына лаек булды.
Үз эшенә күп еллар риясыз тугры булган сәламәтлек саклау ветераннарын да хөрмәтләделәр. Аларның һәрберсенә гөлләмә тапшырдылар.
Бәйрәм концерты барлык җыелучылар өчен күркәм бүләк булды. Район Мәдәният сарае, Балалар сәнгать мәктәбе үзешчән артистлары һәм медицина хезмәткәрләре башкаруындагы яхшы моңлы җырлар, биюләр дәваханә хезмәткәрләрен яңа эш көннәренә рухландырды.
Э.СОЛТАНОВА.
Читайте нас: