“Агро-Ресурс” җәмгыяте бүген - районда үсемлекчелеккә махсуслашкан иң эре хуҗалыкларның берсе. Биш ел эшләп килү чорында ул мәйданнарны күптапкырлар арттыруга һәм уңышлы эшчәнлек алып баруга иреште.
Хуҗалыкка 2014 елда “Тактагул” авыл хуҗалыгы кооперативы базасында нигез салына. Ул вакытта Р.С.Дәүләтшин җитәкчелегендәге яшь һәм булдыклы кешеләр арсеналында 200 га җир һәм начар торыштагы кайбер техника була. Коры энтузиазмда эшли башлаганнар, дип әйтергә мөмкин.
Җитәкчелек шунда ук машина-трактор паркын киңәйтүгә һәм чәчүлек мәйданнарын арттыруга курс ала. Үзләренең күп средстволары салына, кредитлар һәм займнар файдаланыла. Биш ел дәвамында максатка ярашлы эш алып барылды, һәм нәтиҗә буларак, бүген хуҗалык чәчкә ата. Чәчүлек мәйданнары 9000 га тәшкил итә һәм алар Иске Маты, Тактагул, Бакалы, Иске Корыч авыл Советлары территорияләрендә урнашкан. Ягъни бу Чакмагыш районы чигенә кадәр районның бөтен көнчыгыш өлеше диярлек. Әйтергә кирәк, җәмгыять ирешелгәннәрдә туктап калмый, ел саен яңа җирләрне үзләштерә. Менә без килгән көнне дә хуҗалык милекчесе Р.С.Дәүләтшин муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев белән хуҗалык басуларын карап чыктылар, аның барышында мәйданнарны киңәйтү вариантлары тикшерелде.
Хәзерге вакытта “Агро-Ресурс” җәмгыятенең чәчү мәйданнары структурасында бөртеклеләр (сабан ашлык һәм уҗым) – 4000 гектардан артыграк һәм техник культуралар – 3000 га көнбагыш, 1000 гектардан артыграк ак горчица, карабодай һәм башкалар әйдәүчеләр булып торалар.
Язгы басу эшләре яхшы сыйфат белән агротехник срокларда үткәрелгән. Моңа туфракны, техниканы вакытында әзерләү, ЯММ, җитәрлек күләмдә орлыклар булу булышлык иткән.Коллектив та тату, хезмәткә сәләтле, хуҗалыкта 22 кеше хезмәт куя, алар барысы да тәҗрибәле механизаторлар. Производство буенча директор урынбасары Артур Рудинович Асылгрәев намуслы эшчәннәр арасында Р.М.Гардановның, Р.М.Нургалиев, Ф.Ф.Вәлиев,Р.У.Исламов, Н.М.Гайсин, Н.П.Шадрин, И.И.Кашаповның һәм башкаларның фамилияләрен атый.
Игенчеләр оештыру-чыларның – эшлекле, җитди ниятләр белән булуларын аңлап намуслы хезмәт куялар. Хәзер машина паркының күп өлешен тәшкил итүче мондый техникада эшләве үзе бер канәгатьлек. Иң иске трактор 2014 елда сатып алынган. Хуҗалыкта барысы 21 берәмлек техника - бу 10 МТЗ тракторы, 5 Акрос комбайны, чәчү комплексы, ике ай элек алынган “Туман” сиптергече, башка йөк машиналары.
Без килгән көнне алдынгы механизатор Рәшит Гарданов куәтле яңа Кировец К-744 тракторында туңга сөрә иде. Трактор заманча җиһаз белән баетылган: аның кабинасы уңайлы, яхшы герметиклы, кондиционер, автоном җылыткыч. Тракторның куәте тәүлегенә 18дән 27 гектарга кадәр җирне эшкәртү мөмкинлеге бирә.
Хуҗалыкта быел барысы 3 мең га җирне туңга эшкәртүне планлаштыралар. Сөрүне генә түгел, бәлки 2020 ел басу эшләрен максималь җиңеләйтү өчен культивацияләүне, чүп үләннәреннән көзге химик утау үткәрүне дә. Хуҗалыкта җир эшкәртүнең мондый тәҗрибәсе бар, узган елда туфракны җентекле әзерләү нәтиҗәсендә һәр гектардан 18әр ц көнбагыш алганнар. Җир эшкәртүне әлегә бер генә трактор үткәрә, августка алар инде өч берәмлек булачак.
Туңга сөрүдән тыш игенчеләр бу көннәрдә көнбагыш чәчүлекләренең рәт араларын эшкәртәләр, сабан ашлык культураларын ашламалар белән тукландыру, сиптерү алып баралар.
Урып-җыю чорына да озак калмый. Руслан Салаватович Дәүләтшин сүзләре буенча аны өч атнадан соң башлауны планлаштыралар, бу горчица булачак, апрельнең икенче декадасында чәчкәннәр. Уңыш яхшы булырга ошый, җәмгыятьнең горчица басуларында булып без моңа инандык.