+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 июнь 2019, 11:51

Планда – кошчылыкны киң үстерү

Шәхси ярдәмче хуҗалык бүген гаиләне туйдырып кына калмый, бәлки еш кына аның төп эшенә әйләнә. Урындагы үзидарә органнары мондый хуҗалыклар булдыруны һәм үстерүне хуплыйлар.

Шәхси ярдәмче хуҗалык бүген гаиләне туйдырып кына калмый, бәлки еш кына аның төп эшенә әйләнә. Урындагы үзидарә органнары мондый хуҗалыклар булдыруны һәм үстерүне хуплыйлар.
Менә берничә ел Игорь Филиппов йорт кошлары үстерү белән шөгыльләнә. Аның ихатасында 2 мең баш бройлер һәм 5 мең каз бар. Бөтен гаиләсе эшкә җәлеп ителгән. Ихатада үстерелгән продукция һәрвакыт таләп ителә. Кош ите файдалы, яхшы үзләштерелә, аннан пешерү дә җиңел, шуңа күрә кулланучыларда популяр. Товарны бер-ике түшкә генә түгел, бәлки гаилә вакыйгаларына күбрәк күләмдә дә заказ бирүчеләр бар.
Игорь Гертрудович ирешелгәннәрдә генә туктап калырга җыенмый, хәзер ул рәсми рәвештә шәхси эшкуар булырга һәм кошчылык белән җитди шөгыльләнергә җыена. Аның проекты “Эшкуарлык сәгате” форматындагы киңәшмәдә тикшерелде. Беренче этапта И.Г.Филипповка “Боҗыр” кооперативының Боҗыр авыл Советы авыл биләмәсенең Корчай авылы территориясендәге производство биналарын сатып алуда һәм алга таба рәсмиләштерүдә ярдәм таләп ителә.
Район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренә бу мәсьәләгә кураторлык итүне һәм проектны тормышка ашыруның барлык этапларында булышлык күрсәтүне йөкләде. Утырыш йомгаклары буенча җаваплы кешеләргә тиешле күрсәтмәләр бирелде.
Хәтерегезгә төшерәбез, «Эшкуарлык сәгате»ндә катнашуга заявканы Башкортстан Республикасы Инвестпорталында https://investrb.ru/ru/investment/feedback/business-p ссылкасы буенча кереп, шулай ук (34742) 3-27-12 телефоны буенча шалтыратып калдырырга мөмкин.
Миләүшә РИЯНОВА, район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика секторы мөдире.
Читайте нас: