+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 июнь 2019, 11:56

Сабантуй - яңа урында

Иске Маты авылында быел сабантуй яңа урында - мәктәп янындагы зур акланда үтте. Аңа әзерләнгәндә авыл кешеләре көче белән территорияне чистарту буенча шимбә өмәләре үткәрелде, сәхнә, эскәмияләр, волейбол һәм футбол мәйданчыклары, менү өчен баганалар, гомумән, бәйрәм өчен кирәкле булганның барысы җиһазланды. Бәйрәмне оештыручылар сценарий төзеделәр, призлар, концерт программасы әзерләделәр.

Иске Маты авылында быел сабантуй яңа урында - мәктәп янындагы зур акланда үтте. Аңа әзерләнгәндә авыл кешеләре көче белән территорияне чистарту буенча шимбә өмәләре үткәрелде, сәхнә, эскәмияләр, волейбол һәм футбол мәйданчыклары, менү өчен баганалар, гомумән, бәйрәм өчен кирәкле булганның барысы җиһазланды. Бәйрәмне оештыручылар сценарий төзеделәр, призлар, концерт программасы әзерләделәр.
Билгеләнгән сәгатьтә спорт ярышлары һәм күңел ачулар өчен әзерләнгән акланга халык күп җыелды. Музыка яңгырады, сәүдә палаткалары корылды, мангаллардан төтен таралды.
Бәйрәмне алып баручылар Е.Н.Сякаева кунакларны җылы тәбрикләде. Муниципаль район Советы депутаты В.Н.Шакирова, Иске Маты авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Т.В.Кудряшова, “Маты” җәмгыяте директоры В.В.Максимов, авыл старостасы А.А.Шуманков, ветераннар советы рәисе Г.Ф.Якимова җылы котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар. Алар авыл кешеләрен бәйрәм белән котладылар, бәхет, иминлек, баш очында тыныч күк йөзе теләделәр.
Конкурсларга йомгаклар ясау тантаналы шартларда үтте. “Иң яхшы ихата” конкурсында Эдуард һәм Ләйсән Зәйнетдиновларның гаиләсе җиңде. Ә Татьяна Федоровна Александрованың йорты “Иң төзекләндерелгән йорт” дип танылды. Традиция буенча сабыйлары туган гаиләләрне дә хөрмәтләделәр. Гайсиннарның, Черновларның һәм Никитиннарның гаиләләрендә – уллары, Уршеевларның кызлары туган. Бәхетле әти-әниләргә бүләкләр бирделәр, балаларын лаеклы кешеләр итеп үстерүләрен теләделәр.
Рәсми өлештән соң авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән концерт программасы башланды. Сәхнәдә “Аквамарин” бию коллективының (О.В.Романова) өлкән һәм кече төркемнәре, “Сударушки” вокаль, “Твансен” фольклор (Е.Н.Сякаева) ансамбльләре, җырчылар Анна Захарова, Наталья Мусина, Светлана Семенова, Зоя Гарифуллина, Роман Сякаев җитәкчелегендәге рок-төркем һәм башка күпләр яхшы чыгыш ясадылар.
Сабантуйда капчык киеп йөгерү, туры баганага менү, капчык сугышы, көрәш, гер күтәрү, ат чабышлары кебек халык яраткан ярышларны да онытмадылар. “Маты”, “АгроРесурс” җәмгыятьләре, “Наумов КФХсы, шәхси эшкуар Л.А.Латыйпова, шулай ук Д.Ю.Габсаттаров, Н.Г.Гайсина, О.Г.Сафуанова, С.Н.Кудряшов, Е.А.Захаров, И.К.Шәйхиев, В.П.Савельева, И.Р.Хәйдәргалиев, Д.В.Ларуков, Сергей һәм Евгений Агилевлар һәм башкалар ярышларның иганәчеләре булдылар.
Авылда яшәүчеләрнең һәркайсысы чараны оештыруга көченнән килгән кадәр өлеш кертте, күңелле бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте.
Елена СЯКАЕВА, Иске Маты авыл мәдәният йорты методисты.
Читайте нас: