+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 июнь 2019, 11:50

Шатлыклы хәбәр

Бакалы авылында яшәүче, Русия Пенсия фондының Бакалы районындагы идарәсенең баш бухгалтеры Эльвира Равилевна Рәфәутдиновага улы Роберт хезмәт иткән хәрби часть командирыннан рәхмәт хаты килде.

Бакалы авылында яшәүче, Русия Пенсия фондының Бакалы районындагы идарәсенең баш бухгалтеры Эльвира Равилевна Рәфәутдиновага улы Роберт хезмәт иткән хәрби часть командирыннан рәхмәт хаты килде.
«Өеннән еракта булып, - дип хәбәр ителә хатта, - улыгыз Роберт Альбертович үзенең яугир миссиясен намус белән үти. Ул армия хезмәте кыенлыкларыннан курыкмады, Русиянең чын гражданины буларак Ватанны саклаучылар сафында урынны лаеклы биләде. Үсмер үзен җаваплы һәм дисциплиналы хәрби хезмәткәр итеп күрсәтте, бурычларны үтәүгә хезмәт сөючәнлек белән карады, шунлыктан дивизия командованиесе һәм хезмәттәшләре ягыннан хөрмәт казанды. Дүрт тапкыр бүләкләнде. Шундый ул үстергән өчен часть командованиесе Сезгә ихлас рәхмәт белдерә.
Билгеләп китәргә кирәк, Роберт армиягә киткәнче Бакалыдагы 2нче мәктәпне тәмамлаган, аннан соң Октябрьский шәһәренең коммуналь-төзелеш техникумында белем алган. Узган елның июнь ае ахырында армия сафларына алынган. Ярославль шәһәрендә дүрт айлык укулардан соң Мәскәү өлкәсендә һава оборонасы гаскәрләрендә С-400 зенит-ракета комплексы установкасы шофер-операторы булып хезмәт итә.
Бер ел сизелми үтеп китте, һәм шушы көннәрдә аның хезмәт итү срогы тәмамлана. Без якташыбызга тормышта яңа уңышлар һәм казанышлар, бәхет телибез.
Динар ГЫЙЗАМОВ,
хезмәткә чакыру бүлекчәсе
начальнигы.
Читайте нас: