+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
28 июнь 2019, 16:22

Бергә типсен йөрәкләр

Җәй - туйлар өчен матур вакыт. Бу тапкырында Яшьләр көне алдыннан традиция буенча Мендельсон маршы Бакалыдан яшьләр Илшат һәм Гүзәл Яппаровлар (рәсемдә) өчен яңгырады.
Яшьләрне тормышларындагы мөһим вакыйга белән котлап күп ихлас теләкләр әйтелде. Яңа гаилә башлыгы Илшат Әхтәмович Яппаров Уфа дәүләт нефть университетын тәмамлаган, белгечлеге буенча Уфада хезмәт куя. Ә Гүзәл Рәшитовна һөнәре буенча табибә-терапевт, район үзәк дәваханәсендә эшли, бакалылар аны «Бакалы миссы-2019» район конкурсы җиңүчесе буларак беләләр.
Яшьләрнең икесе дә Бакалыда туганнар, төрле мәктәптә укыганнар, бер-берсен беләләр, әмма таныш булмыйлар. Якыннан танышу 2016 елда туган авылларыннан биш йөз километр ераклыктагы Чиләбе шәһәрендә була. Илшат әлеге шәһәрдә эшли, ә Гүзәл медицина университетында белем ала. Менә нинди икән ул язмыш, кеше сиңа югарыдан билгеләнгән икән, син аны җир читендә дә очратасың! Шул вакыттан алып яшьләр аерылмый, мәхәббәт һәм тугрылык аларның йөрәкләрен кавыштыра. Һәм бүген алар ир белән хатын.
Яңа гына барлыкка килгән гаиләгә гаилә берлеген саклауны һәм кадерләүне, аның ныклы һәм озын гомерле булуына омтылуны телибез.
Бәхет һәм мәхәббәт сезгә, Яппаровлар!
Э.СОЛТАНОВА.
Читайте нас: