+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
28 июнь 2019, 16:23

Гаилә үз йорты белән ныклы

Гаилә тамырлары белән генә түгел, үз йорты белән дә ныклы. Ул бар икән - тормыш тотрыклы, тулыкыйммәтле, уңайлы. Әмма хәзерге заман шартларында яшь гаиләләр өчен фатир сатып алу яки шәхси йорт төзү өчен акча туплау тормышка ашыра алмаслык мәсьәләгә әйләнде дип була. Монда гаиләләргә ярдәмгә дәүләт килә, ул торак сатып алырга яки төзергә субсидияләр бирә. Шундый булышлыкны бу елның язында Бакалы авылыннан Рәсим һәм Светлана Солтановлар гаиләсе дә алды.

Гаилә тамырлары белән генә түгел, үз йорты белән дә ныклы. Ул бар икән - тормыш тотрыклы, тулыкыйммәтле, уңайлы. Әмма хәзерге заман шартларында яшь гаиләләр өчен фатир сатып алу яки шәхси йорт төзү өчен акча туплау тормышка ашыра алмаслык мәсьәләгә әйләнде дип була. Монда гаиләләргә ярдәмгә дәүләт килә, ул торак сатып алырга яки төзергә субсидияләр бирә. Шундый булышлыкны бу елның язында Бакалы авылыннан Рәсим һәм Светлана Солтановлар гаиләсе дә алды.
Солтановлар сигез ел элек өйләнешәләр, Светлананың әти-әнисе белән бергә яши башлыйлар, әмма алар үз йортлары турында хыялланалар. Туйдан соң тиздән торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар буларак Яшьләр урамында бушлай җир участогы алалар, анда йорт төзи башлыйлар. Әлбәттә, үз средстволары озакка җити, шуңа күрә гаилә дәүләт программасында катнашырга һәм дәүләт ярдәме алырга карар итә. Программа шартларын игътибар белән өйрәнеп, алар шартларның күбесе буенча үзләренең туры килүен аңлыйлар, авыл җирендә яшиләр, Светлана сәламәтлек саклау системасында - район үзәк дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшли, яше 35тән артмаган - һәм сынап карарга булалар. Кирәкле документлар җыялар һәм 2013 елда заявка бирәләр. 6 ел вакыт уза, бу вакыт эчендә документларны яңартып торалар, яңа белешмәләр җыялар.
Бу елның апрелендә аларның заявкасын карыйлар. 1 миллионнан күбрәк сумга сертификатны инде ике кешелек түгел, ә дүрт кешедән торган гаилә ала - әти, әни һәм ике кызлары - биш яшьлек Лиана һәм бер яшьлек Диана. Яңа йортның төзелүенә барысыннан да ныграк олы кыз шатлана, ул сөенеп бер бүлмәдән икенчесенә йөгереп йөри-йөри кемнең кайда яшәячәген сөйли. Йортта урын барысына җитәчәк, чөнки аның мәйданы 100 квадрат метрдан артык. Кызның хыялы тормышка ашыр, дип ышанабыз, чөнки программа шартлары буенча гаилә ел дәвамында төзелешне бетерергә һәм башкарылган эшләр турында отчетны тапшырырга тиеш. Светлана Николаевна куелган срокларга барысын да эшләп өлгерәчәкләренә ышана. Сертификат алган ике ай эчендә түбәне япканнар, тәрәзәләр куйганнар, җылылык системасын ясап бетергәннәр, әлегә ул электрда эшли. Алда - бүлмәләрнең эчен бизәкләү. Эшнең зур өлешен, әлбәттә, ялланып эшләүчеләр башкара, әмма гаилә башлыгы Рәсим Җәвәтович та төшеп калганнардан түгел. Вахталар арасында буш вакытын участокта үткәрә, барысын җиренә җиткереп, пөхтә, җентекләп эшли. Әтисе Җәвәт Дәүләтович һәм Светлананың әтисе Николай Александрович аның ышанычлы ярдәмчеләре.
Солтановлар төзелеш бүлегенә, район хакимиятенә, республика җитәкчелегенә яшь гаиләләргә булышлык һәм хуплау өчен рәхмәтлеләр. Чөнки торак сертификаты ярдәмендә аларның үз йортлары булачак. Бу гаиләдә һәрвакыт тынычлык, игелек һәм иминлек хакимлек итсен.
Эльвира ШӘйхразИева.
Читайте нас: