+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
28 июнь 2019, 11:17

Өметле яшь хирург Линар Гыйздәтуллин

2018 елның июленнән район үзәк дәваханәсенең хирургия бүлекчәсендә яшь хирург Линар Инсафович Гыйздәтуллин эшли, ул Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлап шунда ук безнең районга килде. Яшь доктор шушы һөнәргә чын кызыксыну күрсәтеп . яхшы өметләр бирә.

2018 елның июленнән район үзәк дәваханәсенең хирургия бүлекчәсендә яшь хирург Линар Инсафович Гыйздәтуллин эшли, ул Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлап шунда ук безнең районга килде. Яшь доктор шушы һөнәргә чын кызыксыну күрсәтеп . яхшы өметләр бирә.
Бакалыдагы 2нче мәктәпне тәмамлаганнан соң Линар муниципаль район хакимияте тарафыннан бирелгән максатлы юллама буенча БДМУ укырга керде. Укуын тәмамлаганнан соң, үзенә билгелебер йөкләмәләр алды, үз сүзендә тору өчен кече туган иленә әйләнеп кайтты. Яшь врачны коллективта бик җылы, шатланып кабул иттеләр, чөнки ул ике ел ординатураны Бакалы район үзәк дәваханәсендә үтте, үзен җаваплы һәм грамоталы белгеч буларак күрсәтергә өлгерде. Эшкә югары җаваплылык тойгысы белән тотынды, тәҗрибәле табибларның эшен игътибар белән күзәтте, алардан операция ясау күнекмәләре алды, авыруларга хәстәрлек күрсәтте. Ике атна ординатура үткәч, хирургиягә касык бүсере белән килгән авыруга Линар Инсафович үзе операция ясады һәм беренче операциясен яхшы сыйфат белән үткәрде.
Аның исәбендә инде унлаган операция, анда у баш хирургның ассистенты булды, хәзер күпчелек очракта операцияне үзаллы ясый. «Ялгызың яу кайтарып булмый, аеруча шундый гади булмаган табиб һөнәрендә», - ди Линар Инсафович. Биредә коллегаларның, бөтен коллективның ярдәме мөһим.
Л.И.Гыйздәтуллин остазлары - хирургия бүлекчәсе мөдире В.И.Кудряшовка, табиб анестезиолог-реаниматолог Ә.Ә.Шәймәрдановага, бүлекчәнең шәфкать туташларына рәхмәтле, алар аны хуплыйлар, ярдәм итәләр, бәяләп бетергесез киңәшләрен бирәләр.
Яшь докторга эшендә уңышлар һәм сәламәт пациентларның күп булуын телибез.
Тамара Сәмигуллина, район үзәк дәваханәсе баш табибының халыкны медицина хезмәтләндерүе буенча урынбасары.
Читайте нас: