+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
2 июль 2019, 11:38

Башкортларның V Бөтендөнья корылтае булды

Башкортларның V Бөтендөнья корылтаеның беренче көне Уфа “Торатау” Конгресс-холлында булды. Анда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты. Форум депутатлары башкорт этносы үсешенең киң спекторын чолгап алган секция мәйданчыкларында фикер алышуда барлыкка килгән тәкъдимнәрен әйттеләр.
Җәмәгать оешмасы - “Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгресс)” халыкара иҗтимагый берләшмәләре берлеге уставына үзгәрешләр кертелде.
Якындагы биш елга президиумның алты әгъзасы сайланды – болар Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе урынбасары Эльвира Аиткулова, медицина фәннәре докторы Сәлия Морзабаева, башкорт халык-патриотик хәрәкәте рәисе Фәнит Моратбакиев, Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Ханты-Мансийск автономияле округындагы җитәкчесе Раудат Колмәнбәтов, актер Хөрмәтулла Утяшев, РФның БР буенча Федераль хәвефсезлек хезмәте идарәсе начальнигы урынбасары Гаяз Зарипов. Эльвира Аиткулова Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы рәисе булды.
Икенче көнне Башкортларның V Бөтендөнья корылтае делегатлары Ишембай районына, Торатау тавы итәгенә җыелдылар, анда “Торатау җыены” фольклор бәйрәмендә катнаштылар. Шунда ук оешманың яңа башкарма комитетының беренче утырышы булды.
Анда Башкортстанның башка шәһәрләреннән һәм районнарыннан күпсанлы кунаклар, Донецк халык республикасы башлыгы Денис Пушилин, Башкортларның V Бөтендөнья корылтае делегатлары катнаштылар.
Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров Торатау тавы итәгенә чәчкәләр салды, кулланма сәнгать изделиеләре күргәзмәсе белән танышты, чарада катнашучыларның барысын бәйрәм белән тәбрикләде, Ишембай районының иң яхшы эшчәннәренә Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Торатау тавы итәгендәге зур территориядә тамашачылар күңелләренә ошаган һәр спорт чарасын таба алдылар.
Бу турыда җентеклерәк, шулай ук безнең район делегациясенең бәйрәмдә катнашуы турында киләсе санда укыгыз.
Читайте нас: