+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
2 июль 2019, 16:36

Инвалид балаларны карау буенча түләүләр артты

1 июльдән РФ Президенты указына ярашлы инвалид баланың яки бала чактан I группа инвалидның ата-анасына (уллыкка-кызлыкка алучыга) яисә опекунына (попечительгә) айлыҡ түләүнең суммасы кул куелган документка ярашлы 5500 сумнан 10000 сумга кадәр арттырыла.

Гариза бирергә кирәкми, дип белдерделәр Русия Пенсия фондының республика бүлекчәсендә. Республикада шушы түләүне 11806 ата-ана һәм опекун алырга тиеш. Төбәктә аның суммасы 11500 сум була.
Акча бер эшләмәгән хезмәткә сәләтле ата-анага (уллыкка-кызлыкка алучыга) яки опекунга (попечительгә) бөтен тәрбияләү чорына тәгаенләнә. Тәрбияләү чоры страховка стажына кертелә һәм ел саен 1,8 пенсия балы өстәлә. Бу эшләмәгән кешегә страховка пенсиясен алу өчен үзенең пенсия хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә.
Инвалид бала яки балачактан I группа инвалид тәрбияләгән башка кешеләргә дә айлык түләү билгеләнергә мөмкин.
Русия Пенсия фондының БР буенча бүлегенең матбугат хезмәте.
Читайте нас: