+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
2 июль 2019, 11:40

Сөттән җитештерелгән продуктларны һәм аны алыштыргычларны аерым сатачаклар

1 июльдән сөт һәм сөт продуктлары сөт маен алыштыручы продуктлардан аерым урнаштырылырга һәм аларның составында аның булмавы турындагы язма булырга тиеш, дип хәбәр итә Дәүләт сәүдә комитетының матбугат хезмәте. Бу чара кулланучыларның сөт продукциясе сатып алуын җиңеләйтүгә юнәлтелде.

“Соңгы вакытта үсемлек майлары производствосында актив кулланыла башлады, бу саклану срогын арттыру һәм продукциянең үзкыйммәтен киметү мөмкинлеге бирә. Бу турыда төргәккә һәрвакытта язылмый. Һәм һәр кулланучы аны сатып алырга әзер түгел. Бәяләр күрсәткечләрен өстәмә рәсмиләштереп бүлгечләр файдалану яки товар турында язылган мәгълүмат белән товарлар киштәсе булдыру тәкъдим ителә.
Читайте нас: