+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
2 июль 2019, 16:32

«Яшел урак»ның кызган мәле

Календарьда июль башы. Хәзер авыл эшчәннәренең азык хәзерләүдән дә мөһимрәк эше юк. Иң беренче эш итеп алар күпьеллык үләннәрнең беренче чабымыннан печән һәм сенаж хәзерлиләр. «Нива» җәмгыятендә булып, без азык әзерләүнең ничек баруын белдек.

Җәмәгать маллары өчен кышкылыкка төп азыкны биредә табигый болыннардан алалар, аның мәйданы 400 гектардан артыграк тәшкил итә. Хуҗалыкта яхшы сыйфатлы печән хәзерләү өчен, ул вегетациянең билгелебер фазасында чапканда гына мөмкин, үләннәрне җыеп алырга ашыгалар. Хуҗалык җитәкчесе В.П.Мартынов белән бергә, Валерий Гаврилов кипкән печәнне тырма белән тезмәләргә салган, ә Александр Фролов үләннәре 300 кг авырлыктагы зур төргәкләргә пресслаган басуга юнәләбез. Механизатор Алексей Егоров төргәкләрне трактор арбасына төяүне, басудан фермага кайтаруны һәм эскертләргә куюны бер үзе башкара. Аның МТЗ-80 тракторы төягеч белән җиһазланылган.
Эльвира ШӘЙХРАЗИЕВА.
Мәкаләнең тулы текстын район гәзитенең 2 июльдә чыккан 53нче санында укыгыз.
Читайте нас: