+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
3 июль 2019, 13:22

Иң мөһиме – юлларда хәвефсезлек

Элекке ДАИ, ә хәзер ЮХХДИ, барлыкка килгән вакыттан алып, хезмәт алдында төп – юлларда хәвефсезлекне тәэмин итү бурычы тора.

Элекке ДАИ, ә хәзер ЮХХДИ, барлыкка килгән вакыттан алып, хезмәт алдында төп – юлларда хәвефсезлекне тәэмин итү бурычы тора.
Бакалы районы буенча ЮХХДИ бүлекчәсендә 9 кеше хезмәт куя. Юл-патруль хезмәте Дәүләт юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекциясенең нигезен тәшкил итә һәм юл-патруль хезмәте инспекторы Дәүләт автоинспекциясенең йөзе булып тора. Өлкән дәүләт инспекторы В.П.Лаврентьев, инспекторлар - полициянең өлкән лейтенанты Р.У.Нәгыймов, полиция капитаны Р.А.Хөсәенов, полиция лейтенантлары А.А.Савельев, С.М.Рыцев озак еллар юл-патруль хезмәтендә эшлиләр. Бөтен инспекторлык составы юл хәрәкәтенең хәвефсез һәм өзлексез процессын тәэмин итүгә, юл-транспорт вакыйгасыннан соң мәҗбүри шартларда туктап калган шоферларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Хезмәтне анык оештыру нәтиҗәсендә билгеле бер уңай үзгәрешләргә ирешелде. Юл-транспорт вакыйгалары динамикасы түбәнәю күзәтелә. Мәсәлән, агымдагы елның биш аенда район территориясендә 3 юл-транспорт вакыйгасы булды, 3 кеше җәрәхәтләнде, берсе һаләк булды. Бүлекчә тарафыннан юл хәрәкәтләре кагыйдәләрен бозган өчен административ хокук бозулар турында барысы 3 меңгә якын протокол төзелде.
Юл-транспорт вакыйгаларын профилактикалау һәм кисәтү мөһим. Хәвефсез юл хәрәкәтен пропагандалау буенча инспектор полициянең кече лейтенанты Э.Ф.Әхмәдшина шушы максатларда әңгәмәләр, лекцияләр, конкурслар үткәрә, киңкүләм мәгълүмат чараларында даими чыгыш ясый. Район үзәге мәктәпләре, балалар бакчалары коллективлары, Яшь гвардия белән хезмәттәшлек итеп үсеп килүче буын белән эшләрне даими үткәрә, җәмгыять белән актив эшчәнлек итә.
Юл-патруль хезмәтенең өлкән инспекторы И.Р.Нурисламов, документлар белән эшләүче Г.Э.Газетдинова үз бурычларын җаваплы башкаралар, административ законнарны үтәү буенча стажер Н.А.Алешина коллегаларыннан тәҗрибә туплый.
Бүген һәр хезмәткәргә зур таләпләр куела, шәхси состав тулысынча аңа туры килә. Авыл кешеләренең күпчелеге безнең хезмәтнең никадәр авыр булуын аңлый, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә хөрмәт белән карыйлар. Ә без үз чиратыбызда кешене хөрмәт итүне, аның хәвефсезлеген тәэмин итүне һәм ышанычын аклауны эшнең төп максаты дип исәплибез. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге халыкны юл-транспорт вакыйгасыннан һәм аның нәтиҗәләреннән , ягъни гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калу, аларның хокукын һәм мәнфәгатьләрен яклау дәүләт инспекциясенең төп бурычы булды һәм булып кала. Хәл ителмәгән бурычлар да бар, бүген җәмгыятьчелекнең игътибарын юл-транспорт вакыйгаларының куркыныч нәтиҗәләренә, юл хәрәкәтенең хәвефсезлеген тәэмин итү өлкәсендә барлыкка килгән проблемаларны хәл итүгә җәлеп итәргә кирәк. Чөнки берлектәге көч белән генә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Юллардагы хәвефсезлек безнең һәркайсыбызга кагыла.
Бәйрәм алдыннан коллегаларыма бәхет һәм сәламәтлек, рухи һәм физик көч, тормышта һәм хезмәттә уңышлар, коллегаларның һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысының хөрмәтен телим!
Марат ӘХМӘТХАНОВ, ЮХХДИ бүлекчәсе начальнигы, полициянең өлкән лейтенанты.
Читайте нас: