+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
5 июль 2019, 12:31

Алар бергә бәхетле

Боҗыр авылыннан Нәфхәт һәм Любовь Тимергалиевларның яхшы йортлары, аларның каралган ихаталары авыл кешеләренең игътибарын ерактан җәлеп итә. Мондый усадьбалар - авыл күрке. Һәрнәрсәдә күренүенчә биредә хезмәт сөючән, тормыштагы кыенлыкларга зарланмаучы кешеләр яши.

Боҗыр авылыннан Нәфхәт һәм Любовь Тимергалиевларның яхшы йортлары, аларның каралган ихаталары авыл кешеләренең игътибарын ерактан җәлеп итә. Мондый усадьбалар - авыл күрке. Һәрнәрсәдә күренүенчә биредә хезмәт сөючән, тормыштагы кыенлыкларга зарланмаучы кешеләр яши.
Любовь Ивановна һәм һәм Нәфхәт Локманович Боҗырга 25 ел элек күчеп килделәр. Аңа кадәр Амур өлкәсенең Тында шәһәрендә яшиләр, ул чордагы яшьләр кебек БАМ төзиләр. Хатынының туган ягына кайтып, йорт сатып алдылар, шушы вакыт эчендә аны танымас итеп үзгәрттеләр: зур янкорма, веранда, өйдә үк мунча төзеделәр. Хуҗа үз куллары белән йортның һәр почмагын төзекләндерде, анда идеаль тәртип һәм матурлык хакимлек итә, барлык бүлмәләр - уңайлылык үрнәге, һәрҗирдә зәвык һәм хатын-кыз кулы сизелә. Тимергалиевларның ихатасында - яңа сарайлар, гаражлар, беседкалар. Барысы да үз урынында, пөхтә һәм ныклы төзелгән.
Боларның барысы артында ир белән хатынның тырыш хезмәте, Нәфхәт Локмановичның хуҗалыкчыл үткерлеге һәм Любовь Ивановнаның хуплавы сизелә. Боларның барысына да җиңел генә ирешеп булмый. Билгеле бер муллык булганда гына моны булдырырга мөмкин. Шәхси ярдәмче хуҗалык гаиләгә зур файда китерә.
Гаиләнең ихатада берничә баш сыер, үгез, дуңгыз, кош-корт, йорт куяннары асраган вакытлары бар иде. Гомумән, гаиләгә акча китерүче мал-туар асрадылар. Әле дә сарайлары буш түгел - ике бозау, төрле зурлыктагы кошлар ир белән хатынга бер урында утырып торырга ирек бирмиләр. Азык белән проблемалар юк, 7 гектар пай җире, трактор, чапкычлары бар. Нәфхәт Локманович үзе өчен генә эшләп калмый, шулай ук туган хуҗалыгы «Боҗыр» кооперативына да ярдәмләшергә өлгерә, анда ул берничә ел ындыр табагы мөдире, тегермәнче, шофер булып эшләде.
Любовь Ивановна һөнәре буенча техник-төзүче, әмма күчеп килгәннән соң квалификациясен алмаштырырга туры килде. Башта мәктәптә китапханәче булып эшләде, ә лаеклы ялга мәктәп интернаты тәрбиячесе вазыйфасыннан китте. Ул яхшы хуҗабикә, өйдә уңайлыклар да булдыра, зәвык белән табын әзерләп, балаларын, оныкларын һәм туганнарын тәмле ризыклар белән сыйларга да оста. Продуктларның барысы да үзләренеке, зур бакчаларыннан, анда күпсанлы түтәлләр, ике теплица урнашкан.
Аның тагын бер мавыгуы бар - чәчкәләр, алар ихатада да, бакчада да, өйдә дә яздан алып көзгә кадәр үзләрнең чагу төсләре белән күзләрне камаштыралар.
Ир белән хатын лаеклы ялда булуларына карамастан, гражданнар җыеннарында һәрвакыт катнашалар, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар. Яшь чагында гаилә башлыгы районның волейбол буенча җыелма командасы әгъзасы булды, көрәш белән мавыкты, сабантуйда соңгы тәкәне 53 яшендә алды. Әлеге вакытта тормыш иптәше белән скандинавия йөреше белән мавыгалар, көн саен Александровка авылына кадәр барып җитәләр һәм кире кайталар.
Ир белән хатын белән кыз һәм ул үстерәләр. Наташа - тарих укытучысы, аның ике баласы бар, Ринат шофер булып эшли, өйләнгән. Балачактан аларны өлкәннәргә карата хөрмәтчел булырга, тәртиплелеккә, хезмәт сөючәнлеккә өйрәттеләр. Әти-әниләренә карап, алар гаиләнең ышанычлы тыл булуын аңлыйлар. Тимергалиевларныкы кебек үз үрнәкләрендә авылда күңелгә ошаган эш табарга һәм муллыкта яшәргә мөмкин булуын күрсәтүче гаиләләр күбрәк булсын иде.
Марина Петрусьева,
Боҗыр авыл Советы авыл биләмә-сенең эшләр белән идарә итүчесе.
Читайте нас: