+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
5 июль 2019, 12:16

Егерменче гасыр крестьян гаиләсенең язмышы

Илебездә егерменче гасырның коллективлаштыру һәм Бөек Ватан сугышы кебек фаҗигаләре кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр. Алар әнием яклап картәтием Рукавишниковларның крестьян гаиләсен дә читләп үтми.

Илебездә егерменче гасырның коллективлаштыру һәм Бөек Ватан сугышы кебек фаҗигаләре кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр. Алар әнием яклап картәтием Рукавишниковларның крестьян гаиләсен дә читләп үтми.
Иске Костей авылыннан башлангыч белемле, аерым хуҗалыкчылар, Дмитрий Александрович (1895 елда туган) һәм Устинья Дмитриевна Рукавишниковларның байлыклары балалары: уллары Антон, Иосиф, Николай, Григорий һәм кызлары Евдокия, Агафья, Аграфена була. Хезмәт сөючән гаиләләре белән алар җир эшкәртәләр, иген игәләр, ат, сыер, сарыклар асрыйлар һәм умарталар тоталар. Ялланып эшләүче батракларны җәлеп итмиләр. Евдокия, Агафья һәм Антон балаларның иң зурлары була.
1929 елда ныклырак һәм урта хәлле крестьян хуҗалыклары өстендә «болытлар» куера. Кулакларга һөҗүмнәр кискенрәк һәм усалрак була башлый, ул вакытта аларны халык та «байлар» дип кенә атыйлар. Власть авылларда барлык алымнар белән кулакларга нәфрәт кабызырга тырыша. Партия, совет органнары, НКВД, Берләшкән дәүләт сәяси идарәсе (ОГПУ) халык комитетлары уңышлы крестьян хуҗалыкларын «раскулачивание» буенча планнар коралар. Берләшкән дәүләт сәяси идарәсе исемлек төзи, ә илнең төньяк районнары меңәрләгән күчеп килүчеләр белән очрашуга әзерләнә. Кайбер җирләрдә алар өчен поселоклар төзи башлыйлар, юлларда - йөзәрләгән тимер юл эшелоннары, товар вагоннарында сәкеләр ясыйлар һ.б. Эш кайнап тора.
Коллективлаштыру чорында ялкаулар, эшләргә теләмәүчеләр һәм кеше байлыгына кызыгучылар әләкләве буенча Рукавишниковлар гаиләсенең мөлкәтен тартып алалар. 31 елның маенда Дмитрий Александровичны кулга алалар һәм 58.10нчы статья буенча өч елга иректән мәхрүм итәләр (1989 елның 14 августында реабилитацияләнә. Чыганак: Башкортстан Республикасының Хәтер китабы).
Гаиләне йортсыз, терлексез калдыралар һәм барлык мөлкәтләрен ташып бетерәләр, аларга мунчада яшәргә туры килә. Шушы авыр чорда балаларның исән калуында Устинья Дмитриевнаның өлеше зур. Аларны туйдыру өчен төрле эштә хезмәт куя, тормыш иптәше кайткач җиңелрәк була. Йорт алалар, колхозда эшли башлыйлар. Язмышның бу сынавы Рукавишниковларны явызлыкка этәрми, җирдә эшләү теләген юкка чыгармый. Әкренләп тормыш җайга салына, сугыш чорында колхозда «Барысы фронт өчен - җиңү өчен» девизы белән хезмәт куялар. Дмитрий һәм Устинья озын һәм лаеклы гомер кичерәләр, Совет властена ачу тотмыйлар. Узган гасырның 70нче елларында вафат булалар һәм Иске Костейда җирләнәләр.
Аларның олы уллары Антон 1939 елда Кызыл Армиягә чакырыла һәм Ленинград янындагы Выборгка эләгә. Фин сугышының башыннан ук кызылармияле Антон элемтәче сыйфатында Карелия муентыгындагы хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Ә Бөек Ватан сугышы аның өчен 41 елның июнендә Вильнюс янәшәсендә башлана. Антон хезмәт иткән армия, Балтыйк буе хәрби корылмаларын саклап, канкойгыч алышлар белән чигенә. Аннан соң Ленинград оборонасы башлана. Выборг районы чикләрен саклый, анда ачлык та, ялангачлык та, көн саен атышлар да була. Волхов фронтының 8нче армиясе Ленинград камалышын өзгән вакытта Антон 49нчы гвардия штаб батареясы составында Балтыйк буен азат итә. Арытаба кызыл армиячене Варшавага күчерәләр, аннан соң кабат Балтыйк буена җибәрәләр һәм Берлинны җиңүле ыргымы. Язмыш кушуы буенча Антон ике сугышта да яраланмый. Балтыйк буенда демобилиза-цияләнә .
Антон Рукавишников «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. «1943 елның 18 мартыннан 19 мартына каршы төндә операция алдыннан бүлекчәгә вакытлыча техник артиллериясеннән (ВТУ) 17нче артиллерия дивизиясенә телефон линиясе сузу бурычы куела. Рукавишников телефончылар төркеме белән тездән суга батып линияне суза башлый, дошман телефон линиясе сузылган участокны артиллерия утына тота, әмма кызылармияче Рукавишников хәвефка карамый, үзе артыннан элемтә линиясен сузып бара, командир приказын үти. 17нче артдивизиягә линия вакытында сузыла.
Контроль телефон подстанциясе наладчигы булып эшләү вакытында, Рукавишников үз участогы линиясенең туктаусыз эшләвенә ирешә, дошман ягыннан даими атышлар булуга карамастан өзеклекләр үз вакытында бетерелә. 8нче гвардия артполкына барган телефон линиясе дә бер үк вакытта Рукавишников тарафыннан хезмәтләндерелә, ул да 19 марттан өзлексез эшли». Бүләкләү приказында шулай дип язылган.
1944 ел гыйнварында ефрейтор Антон Рукавишников “Ленинградны саклаган өчен” медале, Җиңүдән соң, 45 елның сентябрендә - “1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале, ә аннан соң II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Демобилизациядән соң ул Ижау шәһәрендә яши һәм хезмәт куя, шунда ук җирләнә дә.
Дмитрий Александровичның уллары Иосиф һәм Николай гомерләре буена «Волга» колхозында, аларны биредән куарга җыенган җирдә, хезмәт куялар. Иосиф пенсиягә чыкканчыга кадәр тракторда эшли, сөрә һәм чәчә. Һәрвакыт алдынгы була, аны күп тапкырлар иң яхшы сабанчы дип билгелиләр. Николай атлар ярата, колхозда ат караучы булып эшли. Хәзерге вакытта икесе дә Иске Костей авылында яшиләр.
Кече уллары Григорий язмыш кушуы буенча Братск ГЭСын төзүдә катнаша. Барлык хезмәт биографиясен ул торак-коммуналь өлкәсенә һәм Братск шәһәренә багышлый. Шунда техникумны тәмамлый, шунда ук тынычлык таба.
«Волга» колхозын да шулай ук Дмитрий Александровичның кызлары да хезмәт куя. Олы кызы Евдокия балалар бакчасында няня, Агафья төрле эшләрдә эшли. Сугышның беренче айларында ул тормыш иптәшен (хәбәрсез югала), ә аннан соң сугыш чорында таралган авырудан соң югалта. Агафья намуслы эшли, һәм аның сугыш чорында керткән өлеше лаеклы бәяләнә - «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында батыр хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә, 75 елда аңа «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 30-еллыгы» медален тапшыралар. Аграфена шулай ук колхозда эшли. Рукавишниковның барлык кызлары Иске Костей авылында җирләнгән.
Коллективлаштыру чорында власть крестьянлыкны җирдән ничек кенә аерырга теләсә дә, максатына ирешә алмый. Русия дәүләте һәрвакыт крестьянлык, күп балалы гаиләләре белән көчле булды. Ул ашатты да, сугыш вакытында дошманнардан да яклады.
Хәзерге вакытта Рукавишниковларның оныклары һәм туруннарыннан Иске Костей авылында бары Павел Иосифович Рукавишников кына яши. Калганнарын язмыш Братскидан Беларусь һәм Молдовага кадәр тарата.
Шулай итеп тарих тәгәрмәче гади крестьян гаиләсе буенча үтә, ә андый гаиләләр Русиядә миллионлаган, һәм нәкъ алар Русия дәүләте таянычы булдылар да.
Александр ЛОКТЕВ.
Нижневартовск шәһәре.
Читайте нас: