+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
5 июль 2019, 13:29

Гусеволылар район җитәкчелеге белән аралаштылар

Районда муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.Андреевның, аның урынбасарларының, төрле ведомстволар җитәкчеләренең халык белән очрашуы дәвам итә. Чираттагы хакимият көне Иске Корыч авыл Советы авыл биләмәсенең Иске Гусево авылында үтте.

Районда муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.Андреевның, аның урынбасарларының, төрле ведомстволар җитәкчеләренең халык белән очрашуы дәвам итә. Чираттагы хакимият көне Иске Корыч авыл Советы авыл биләмәсенең Иске Гусево авылында үтте.
Урындагы мәдәният йортына җыелышка тулы зал дип әйтерлек кеше җыелды. Нигездә бу авыл активы – торак пунктының язмышына ваемсыз булмаган кешеләр, авыл Советы депутатлары, староста, бюджет учреждениесе хезмәткәрләре. Очрашу традицион схема буенча үтте: җыелучылар алдында башта Иске Корыч авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы И.М.Мәннапов, район хакимияте башлыгы урынбасары-финанс идарәсе начальнигы Ю.С.Зыязетдинов, Русия Эчке эшләр министрлыгының Бакалы районы буенча бүлек начальнигы Н.А.Насыйров, муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев чыгыш ясадылар.
Иске Гусево авылында барысы 298 кеше теркәлгән, чынында исә 88 ихатада 171 кеше яши. Бүгенге көнгә хезмәткә сәләтле халыкның 17се бюджет өлкәсендә, 40ы вахта алымы белән һәм башка районнарда эшлиләр, 100дән артыграк кеше шәхси ярдәмче хуҗалыгында мәшгуль, алар мал, кош-корт асрыйлар, сөт, ит, бал саталар. Авыл халкы көн саен “Партнер” җәмгыятенә 150-180шәр литр сөт сата. Авыл биләмәсе башлыгы Вороновларның, Дойниковларның, Исаевларның, Мамыкиннарның, Исламовларның һәм башкаларның хезмәт сөючән гаиләләрен билгеләп китте.
Бер сүз белән әйткәндә, гусеволылар – хезмәт сөючән кешеләр, кул кушырып утырмыйлар, ә гаилә бюджетын тулыландыруның төрле алымнарын табалар, үз көчләренә һәм мөмкинлекләренә карап авыл тормышын кызыклырак, уңайлырак итәргә тырышалар. Йорт яны территорияләрен чиста һәм тәртиптә тоталар, экологик шимбә өмәләрендә, төзекләндерү эшләрендә, шулай ук төрле программаларда катнашалар. Мәсәлән, “Койма” район акциясе кысаларында 30 м койманы тәртипкә китергәннәр һәм ремонтлаганнар. Быел гражданнар җыенында урамнар яктырткычларын ремонтлау буенча “Безнең авыл” муниципаль программасында катнашырга карар иткәннәр. Бүгенге көнгә конкурс сайлап алуын үткәннәр һәм инициатива төркеме халыктан акча җыя. Урындагы мәсьәләләрне уңышлы хәл итүдә З.Исламов җитәкчелек иткән территориаль җәмгыять үзидарәсе зур роль уйный. Зөфәр Сәетнурович авылны су белән тәэмин итүне шәхсән контрольдә тота. Территориаль җәмгыять үзидарәсе әгъзасы, авыл старостасы Ю.В.Воронов урамнарны кардан тазарту белән шөгыльләнә. Һәм мондый актив гражданнар күп. Авыл күптән үз спортчылары белән данлана. Авылда яшәүчеләрнең күпчелеге физик культура, скандинавча йөрү белән актив шөгыльләнәләр. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар волейбол командалары, күпләргә үрнәк күрсәтеп, хәзер дә район ярышларында чыгыш ясыйлар. Биредә урындагы Совет депутатының, шушы торак пунктында яшәүче С.Х.Басыйровның өлеше зур. Салават Хәмитович сәламәт яшәү рәвеше яклы һәм башкаларны да җәлеп итәргә тырыша. Бер генә спорт, мәдәни чара да аның актив катнашлыгыннан башка үтми.
Гусевода БРның күп тапкырлар чемпионы, Русиянең, Европаның ике тапкыр чемпионы, армрестлинг буенча Дөнья чемпионаты призчысы Анастасия Романова яши һәм эшли, ул – үсеп килүче гусеволылар өчен үрнәк.
Биредә ФАП, авыл мәдәният йорты, башлангыч мәктәп, почта бүлекчәсе, социаль хезмәткәрләрдән торган бюджет өлкәсе яхшы эшли, ике ваклап сату объекты бар, шәхси эшкуарлар Р.Р.Хөснуллин, Л.Н.Шокурова, И.О.Булашова хезмәт куялар. Гомумән, авылда кире күренешләргә караганда уңай яклар күп. Әлбәттә, хәл ителәсе кайбер мәсьәләләр дә бар. Алар кайбер гражданнарның алкогольле эчемлекләрне артык күп куллануына, милек һәм җир салымы буенча бурычларга кагыла. Шушы һәм башка вак мәсьәләләр тулысынча урындагы дәрәҗәдә хәл ителерлек.
Муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.Андреевка авыл кешеләре ике мәсьәлә белән мөрәҗәгать иттеләр – бу керү юлына комташ салу һәм пай җирләрен рәсмиләштерү, аларга җентекле җаваплар алдылар. Тагын бер проблеманы – укучыларга физкультура занятиеләре өчен спорт залының булмавын, нигәдер беркем дә кычкырып әйтергә батырчылык итмәде. 15 бала укыган башлангыч мәктәпкә сентябрьдә тагын 8 бала киләчәк, спорт белән шөгыльләнү өчен аерым бина юк. Бу да, әлбәттә, әти-әниләрне борчый. Зурларга да кышкы озын кичләрдә волейбол уйнау урыны булыр, моның өчен ерактагы Иске Корыч авылына барырга кирәкмәс иде.
Очрашу тыныч, дустанә шартларда үтте. Бу авыл Советы һәм анда яшәүчеләр теләсә кайсы мәсьәләне һәм проблеманы хәл итү авылның һәр кешесенә, халыкның актив катнашуына һәм җаваплылыгына бәйле булуын аңлау нәтиҗәсе.
Эльвира ШӘЙХРАЗИЕВА.
Читайте нас: