+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
5 июль 2019, 13:51

Оста икмәк пешерүче

Икмәк пешерү һәрвакыт җаваплы һәм мактаулы эш булды. Икмәк хәстәрлек ярата һәм кешене нечкә тоя, бу һөнәрдә очраклы кешеләр булмый.

Икмәк пешерү һәрвакыт җаваплы һәм мактаулы эш булды. Икмәк хәстәрлек ярата һәм кешене нечкә тоя, бу һөнәрдә очраклы кешеләр булмый.
Сания Шәрифҗановна Сөләйманова Гүрдебаш авылында туган, аннан соң Бакалыга килә, 1989 елда “Икмәк комбинаты” кулланучылар җәмгыятенә икмәк пешерүче булып эшкә урынлаша. Һәм менә төгәл өч дистә ел ул үзенең коллегалары белән күмәчләр пешерә. Ул чын-чынлап үз хезмәтенә гашыйк, икмәк пешерүченең - игелеклелек, түземлелек һәм икмәкне ярату кебек төп сыйфаларына ия. Шушы елларда аңа төрле шартларда, озак сәгатьләр буена аяк өсте торып, төрле җиһазларда эшләргә туры килә, әмма ул үз һөнәрен сайлавына бер генә дә икеләнмәде. Авыр физик хезмәт, төнге сменада эшләү, аз хезмәт хакы аны куркытмады, киресенчә, еллар үтү белән эшкә, коллективка күңелен ныграк бирде, рецептураны, температура режимыннан алып технологик процесска кадәр ипи пешерү эшенең нечкәлекләрен үзләштерде. Бер сменада аның куллары аша 1500 буханкага якын ипи үтә. Болар бакалылар яраткан һәм таләп ителүче “Рижский”, “Аксаковский”, чүпрәсез һ.б. сортлар.
Сания Шәрифҗановна – тыйнак, намуслы, җаваплы хезмәткәр, коллегалары арасында абруй яулады, аның фикерләрен тыңлыйлар, аның белән киңәшләшәләр. Ә өйдә ул – сөекле хатын, игътибарлы әни, ягымлы картәни. Тормыш иптәше Рәфит Рәифович белән ике кыз үстерделәр, алар кияүгә чыктылар, картәниләрен шатландырып өч оныгы үсә.
Быелгы язда коллегабыз үзенең 55 яшен билгеләде. Без аңа ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек телибез.
Гөлнара БЕКМАНОВА,
производство мөдире.
Читайте нас: