+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
5 июль 2019, 13:51

Сатып алучыларга күңелен бирә

Төпкелдәге авыл кеше-ләренең тормыш дәрәҗәсе күп җәһәттән авылда магазин булуга бәйле. Шуңа күрә барлык тырышлыкны авылда сәүдә нокталарын саклап калуга, көндәлек кирәкле товарлар белән тәэмин итүгә юнәлтәбез.

Төпкелдәге авыл кеше-ләренең тормыш дәрәҗәсе күп җәһәттән авылда магазин булуга бәйле. Шуңа күрә барлык тырышлыкны авылда сәүдә нокталарын саклап калуга, көндәлек кирәкле товарлар белән тәэмин итүгә юнәлтәбез.
Яңа Илек авылында көндәлек кирәкле товарлар магазинын 8 ел элек ачтык. Аңа кадәр сәүдә ноктасы сатучы булмаганлыктан 2 ел эшләмәде. Әмма Нина Григорьевна Савельева анда эшкә килгәч магазинга ямь керде, ул товарлар сатып алу гына түгел, бәлки авылдашларның очрашу урынына да әйләнде, аралашалар, яңалыклар белән уртаклашалар.
Н.Г.Савельева хезмәт биографиясе башында сатучы һөнәре турында уйлап та карамый. 20 елга якын урындагы ФАПта санитар булып эшли. Оптимизациядән соң эш эзләргә туры килә. Белемсез, тәҗрибәсез була торып, сәүдәгә эшкә килде. Эшен Уфа кооператив техникумында уку белән яраштырды. Теоретик белем алды, ә тәҗрибә еллар үтү белән килде. 8 ел эшләү дәверендә сәүдә эшенең барлык нечкәлеләренә дә төшенде. Сатучы сатып алучыларны ягымлы һәм мәдәниятле итеп хезмәтләндерә, кирәк булганда товар сайлауда киңәшләр бирә, теләкләрен исәпкә ала һәм аларны үтәргә тырыша, шулай ук халыкның таләбен өйрәнә, товарларга заявканы “Бакалы” кулланучылар җәмгыятенең үзәк складына көн саен бирә.
Магазинда чиста, уңайлы, товарларның ассортименты киң, кирәк булганның барысы да бар. Анда җәмәгать туклануы һәм икмәк комбинаты продукциясен, икмәк һәм икмәк-булка изделиеләрен, колбаса, консервалар, лимонад, ярымфабрикатлар һәм башкаларны сатып алырга мөмкин. Туклану продуктларыннан тыш һәрвакыт хуҗалык-көнкүреш товарлары, төзелеш материаллары, шул исәптән цемент, буяу, ДВП, ДСП, җылыткыч, кадаклар һ.б. сатып алырга мөмкин.
Сатучы җиткерелгән планнарын һәрвакыт үти. Авыл магазинының 6 айлык ваклап сату товар әйләнеше 2 млн 460 мең сумнан артып китте. Узган ел белән чагыштырганда үсеш 670 мең сум тәшкил итте.
Рәмилә ӘХМӘТДИЯНОВА, “Бакалы” КҖ
икътисадчысы.
Читайте нас: