+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
5 июль 2019, 13:52

Тамырларыбыз - төпкелдә

Соңгы елларда кулланучылар кооперациясе оешмасы, шул исәптән “Бакалы” кулланучылар җәмгыяте дә каты конкурентлык шартларында эшли. Шулай булса да без республиканың кулланучылар җәмгыятьләре арасында даими алдынгылар арасында калабыз. Барлык тармакларны үстерүгә - хәзерләүдән һәм җитештерүдән алып продукцияне сатканчыга кадәр җентекле игътибар бүләбез.

Соңгы елларда кулланучылар кооперациясе оешмасы, шул исәптән “Бакалы” кулланучылар җәмгыяте дә каты конкурентлык шартларында эшли. Шулай булса да без республиканың кулланучылар җәмгыятьләре арасында даими алдынгылар арасында калабыз. Барлык тармакларны үстерүгә - хәзерләүдән һәм җитештерүдән алып продукцияне сатканчыга кадәр җентекле игътибар бүләбез.
Узган елда, шулай ук агымдагы елның беренче яртыеллыгында коллектив икътисади нәтиҗәлелекне һәм конкурентлыкка сәләтлелекне, сатып алучылар һәм безнең хезмәтләрдән файдаланучылар алдында имиджны күтәрүгә үзенең барлык тырышлыгын юнәлтте.
Сәүдәдә нәтиҗәлерәк динамикага ирешә алдык. Мәсәлән, 6 айда ваклап сату товар әйләнеше 258 млн сумнан артып китте, 2018 елның шушы чорына әйләнеш үсеше гамәлдәге бәяләрдә 3,5 процент. Республиканың кулланучылар җәмгыятьләре арасында ваклап сату товар әйләнеше буенча беренче урынны билибез.
Ярты елда халыкның җан башына 9217 сумлык товар сатылды, бу узган елдагыдан 103,5 процентка күбрәк.
Ел башына товар запасы 58 млн сум, система буенча товар әйләнеше 32 көн тәшкил итте.
Сәүдәдә уртача айлык хезмәт җитештерүчәнлеге 250 сум тәшкил итте, ә уртача айлык хезмәт хакы үсеше темпы 103,8 процент булып 16000 сумнан артып китте.
Азык-төлек магазины, “Сәүдә йорты” кулланучылар кооперативы, “Гастроном”супермаркеты (магазин мөдире М.Гыйззәтуллина), “Икмәк” (Р.Галләмова), «Кооператор” (Р.Харисова), “Кайнар икмәк” (С.Мәҗитова), “Апельсин” (Э.Нәҗметдинова), Сарлы көндәлек кирәкле товарлар (И.Закирова), Килей (Л.Чернова), Казанчы (Н.Санникова), Нагайбак (В.Алексеева), Боҗыр (М.Попова) магазиннары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмгә планны һәм товар әйләнешен үтәп яхшы нәтиҗәләр белән килделәр. Намуслы хезмәтләре өчен совет исеменнән аларга рәхмәт дибез!
Халыкның мөмкинлеген исәпкә алып товарларны кредитка сатабыз. “Мебель” магазинында исәп-хисапның мондый формасына аеруча таләп ителә.
Авыл кешеләренә хуҗалык-ларын үстерүдә таләп ителүче бодай, арпа, грануллы көрпә сатып алуда ярдәмгә килүебезгә шатланабыз.
Хезмәтебезнең һәр җирдә, аеруча төпкелдәге авылда таләп ителүен тану күңелле. Чыгымнарга һәм югалтуларга карамастан, төпкелдәге халык аз яшәгән торак пунктларында магазин тотабыз. Шуңа күрә шәхси ихаталардан авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алуны арттыруга, эш урыннары булдыруга басым ясау бурычын куябыз. Бу авыл кешеләренең табышын, сатып алу сәләтен артуга китерә, кооператив магазиннарының рентабельлелеген арттыру нәтиҗәсенә әйләнә.
Халык аз яшәгән, магазиннар бөтенләй булмаган авылларга күчмә сәүдә оештырабыз. Бу да товар әйләнешенә булышлык итә.
Бүгенге көндә булган күпчелек магазиннар һәм бүлекләр реконструкцияләнгән һәм капиталь ремонтланганнан соң үзаллы хезмәтләндерүгә күчерелде. Сәүдә заллары мәйданнары зурайтылды, бу заманча сәүдә җиһазлары, суыткычлар, сөт витриналары урнаштыру мөмкинлеге бирде.
Сәүдә нокталарын тулысынча автоматлаштыру буенча эшләр дәвам итә.
Кулланучылар кооперациясенең мөһим система өстенлеге булып үзебездә җитештерелгән азык-төлекне ваклап сату челтәре аша сату мөмкинлеге тора. Челтәрчеләр белән каты конкурентлык шартларында үзебездә җитештерелгән продукцияне тагы да активрак кертергә кирәк, аларның аналоглары юк һәм булу мөмкин түгел. “Икмәк комбинаты” һәм “Җәмәгать туклануы” кулланучылар җәмгыятьләре үз продукциябезне җитештерү буенча кулланучылар кооперациясендә төп предприятиеләрнең берсе булып торалар. Алар мөмкин булган барлык акцияләр, социаль тәкъдимнәр, игелекле атмосфера, төрле тәмле ризыклар белән сатып алучыларны җәлеп итәләр.
Хәзерләүләр эшчәнлеге бүген кулланучылар кооперациясенең аерым игътибар зонасында тора. Ярты елда хәзерләүләр әйләнеше 39 млн 841 мең сум тәшкил итте.
Автогараж коллективы кулланучылар җәмгыятенең өзлексез эшләвен тәэмин итә. Без соңгы елларда автопаркны яңартуга җитди игътибар бүләбез.
Кулланучылар системасында 370тән күбрәк кеше эшли, күп кооператорлар 20-30ар ел хезмәт куялар, аларга алмашка яшь, перспективалы кадрлар килә.
Кулланучылар җәмгыятьләре бюджетка төрле дәрәҗәдә кергән салымнарның төп өлешен тәэмин итте. Бюджетның барлык дәрәҗәсенә 6 айда 19,2 млн сум түләнелде, бу узган елдагыдан 1млн сумга күбрәк.
Үз эшчәнлегебездә пайчы-ларның, кулланучылар кооперациясе ветераннарының даими ярдәмен тоябыз, кулланучылар кооперациясе эшен алга таба яхшырту буенча аларның наказларын исәпкә алабыз.
Җиңел булмаган тармак эшчәннәренең күпсанлы командасына, шулай ук партнерларга һәм, әлбәттә, безнең продукцияне кулланучыларга һәм хезмәтләрдән файдаланучыларга бергәләп, кыенлыкларны җиңеп, яңа үрләргә бару өчен ныклы сәламәтлек, уңышлар, күпкә ирешү омтылышы телим!
Александр Дырнаев, «Бакалы» КҖ советы рәисе, БРның Атказанган сәүдә хезмәткәре.
Читайте нас: