+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
5 июль 2019, 13:25

“Торатау” тавы итәгендә очрашулар

Ишембай районында “Торатау” тавы итәгендә беренче тапкыр “Торатау җыены” республика бәйрәме булды. Анда V Бөтендөнья башкортлар корылтае делегатлары, республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм почетлы кунак - Донецк халык республикасы башлыгы Денис Пушилин, шулай ук республиканың барлык районнарыннан кунаклар катнашты.

Ишембай районында “Торатау” тавы итәгендә беренче тапкыр “Торатау җыены” республика бәйрәме булды. Анда V Бөтендөнья башкортлар корылтае делегатлары, республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм почетлы кунак - Донецк халык республикасы башлыгы Денис Пушилин, шулай ук республиканың барлык районнарыннан кунаклар катнашты.
“Торатау җыены” бәйрәме программасы үзенең күләмле, бай булуы белән, колориты – “Сармат варисчылары” легендар патшабикә Зарина турында реаль тарихи вакыйгалар нигезендә театрлаштырылган тамаша, күпсанлы ат чабышы ярышлары, җәядән атучылар конкурслары белән, шулай ук районнарның иҗат коллективлары катнашлыгында зур концерт әсир итте.
Тау алдындагы мәйданда декоратив-кулланма сәнгать изделиеләрен күргәзмә-сату; спорт ярышлары; “Сармат алтынын эзлибез” квесты; балалар уеннары; “Ылак”, “Мәргән укчы” һәм башка күп күрсәтмә чыгышлар оештырылды. Республиканың 25 муниципаль районы һәм шәһәрләре вәкилләре тау итәгендә башкорт тирмәләре белән чын этношәһәр кордылар.
Бәйрәмдә Бакалы районы хакимияте башлыгы А.Г.Андреев җитәкчелегендәге зур делегация катнашты. Бакалы районының этноавылында милли костюмнардагы кунакчыл хуҗалар кунакларны җырлар, театрлаштырылган тамаша белән каршыладылар, башкорт халкының традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштырдылар.
Тирмәләрне бизәү башкорт халкының көнкүрешен һәм мәдәниятен: милли бизәкләр һәм орнамент белән тукымасын, милли кухнясын, шәҗәрәсен (“Синең ыруың” китап экспозициясе”) һ.б. чагылдырды.
Кунаклар игътибарына Бакалы осталарының мастер-класслары: Илдар Юзеевның, Вячеслав Ташевның агач, Михаил Сазоновның тал чыбыгыннан үрелгән изделиеләре, Григорий Карповның туку станогы эше, Анатолий Шабалинның курчаклары, Ильвира Гыйльметдинованың башкорт бизәнгечләре, фоамираннан һәм капроннан чәчкәләре, Мария Янтирәкованың бизәнгечләре, Исламгали Шәмсиевның картиналары һәм башкалар тәкъдим ителде. Кул эшләренең күптөрлелеге үз уникальлеге һәм матурлыгы белән әсир итте. Лариса Петрова һәм Тәүсия Гафиуллина кунакларны учакта пешерелгән, яңа гына табадан төшкән тәкбикмәкләр белән сыйладылар.
Муниципаль район хакимияте район Мәдәният сарае, авыл мәдәният йортлары, район китапханәсе хезмәткәрләренә, кул эшләре осталарына, милли ихата, башкорт тирмәсе бизәгән, туган районны лаеклы тәкъдим иткән “Коммунхоз” МУП хезмәткәрләренә рәхмәт белдерә. Кунакларның һәм делегация әгъзаларын тукландыруны оештырган өчен “Җәмәгать туклануы” кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләренә аерым рәхмәт.
“Торатау җыены” бәйрәме башкорт халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, халык кәсеп-ләрен, иҗатларын якыннан күрү, тою, төрле гасырларда булу мөмкинлеге бирде. Бу мәдәниятнең бүгенге көнгә кадәр сакланып калуы һәм буыннан-буынга тапшырылуы куанычлы.
Фәрит ХӘЙБРАХМАНОВ, район хакимияте башлыгының
социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары.
Читайте нас: