+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
5 июль 2019, 13:31

Җәй: балалар һәм юл

Җәй – балалар өчен иң ваемсыз вакыт, әмма ул җәрәхәтләр алу чоры да. Велосипедта, мопедта йөрү, роликлы тимер аякта шуу, саф һавада йөрү балаларга күп шатлык китерә. Әмма өлкәннәр каравыннан калган яшь велосипедчылар һәм мотоциклчылар юлларда еш җәрәхәтләр алалар.

Җәй – балалар өчен иң ваемсыз вакыт, әмма ул җәрәхәтләр алу чоры да. Велосипедта, мопедта йөрү, роликлы тимер аякта шуу, саф һавада йөрү балаларга күп шатлык китерә. Әмма өлкәннәр каравыннан калган яшь велосипедчылар һәм мотоциклчылар юлларда еш җәрәхәтләр алалар.
Юл хәрәкәтендә яшь катнашучылар мопед яки скутер руле артына утырганда кайвакыт үз хәвефсезлекләре турында уйламыйлар. Әти-әниләре дә аның турында уйламыйлар, баланың яшен һәм шоферлык таныклыгы булу мохтаҗлыгын, транспорт средствосына идарә итә белү күнекмәләре булу-булмавын игътибарга алмыйлар.
ЮХХДИ хезмәткәрләре зурларның игътибарын балигъ булмаганнарны контрольдә тотуга һәм руль артына утыруларына юл куймаска тиешлекләренә юнәлтә. Җәйге каникул көннәрендә балаларны күз уңында тотарга, автомобиль һәм мотоцикл ачкычларын бирмәскә, тиешле хокук һәм йөртү күнекмәләреннән башка скутерларга идарә итүне тыярга кирәк.
Хәтерегезгә төшерәбез, балигъ булмаган (16 яшькә җитмәгән) шоферга, идарә итү хокукы булмый торып, мопедка, скутерга, мотоциклга, автомобильгә идарә иткән өчен 5тән 15 меңгә сумга кадәр административ штраф рәвешендә җаваплылык каралган, шул ук вакытта транспорт средствосы тоткарлана һәм махсус тукталышка урнаштырыла. Әгәр балигъ булмаучы 16 яшьтән кече икән, законлы вәкилләр (әти-әниләр яки опекуннар) аның өчен җаваплы булып торалар.
Мопедка 16 яшьтән, тиешле белем алу оешмасында уку курсы үтеп һәм ЮХХДИда “М” категорияле водитель таныклыгы алгач кына идарә итү рөхсәт ителүгә карамастан, зурлар бу кагыйдәләрне санга сукмыйлар һәм уйлап та тормый мопед сатып алалар. Шуның белән бергә үз баласы өчен хәвефле хәлләрдә катнашучылар булалар.
Балалар велосипедта үтеп йөрү юлының уң ягыннан, юл читеннән һәм тротуардан 14 яшьтән үзаллы йөри алалар. Юл хәрәкәте кагыйдәсе 14 яшькә кадәрге балаларның юлга чыгып йөрүен тыя. Велосипедчыларга һәм мопед водительләренә җәяүлеләр йөрү юлы буенча юлны аркылы чыгу тыела. Әгәр велосипедчы машина юлы буенча хәрәкәт итә икән, ул автомобиль яки мототранспорт водительләре кебек светофор сигналлары таләпләрен һәм өстенлек билгеләрен күзәтергә тиеш.
Водитель-балаларның хәвефсезлеге проблемасы арту элеккечә чиктән тыш актуаль булып калганлыктан, ЮХХДИ хезмәткәрләре балаларның юл-транспорт җәрәхәтләре алуының кимүенә, шулай ук скутерга һәм мопедка идарә иткәндә махсус шлемнар файдалануны популярлаштыруга юнәлтелгән, барыннан да элек, профилактикалау чаралары һәм әңгәмәләр үткәреп, бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкләр.
Хөрмәтле өлкәннәр, юл хәрәкәтенең барлык кагыйдәләрен һәм хәвефсезлек чараларын катгый күзәтү сезнең һәм балаларыгызның гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк.
Эльвера ӘХМӘДШИНА, юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспектор.
Читайте нас: