+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
7 июль 2019, 13:33

Аның кайтуын 78 ел көттеләр

“Һәлак булган соңгы солдат иленә кайтарылмый торып – сугыш тәмамланмый!”. Рус полководецы Александр Суворовның шушы бөек сүзләре әле дә булса актуаль. Эзләү төркемнәре һәм отрядлары канкойгыч сугышлар барган урманнарда һәм басуларда эшләүләрен дәвам итәләр. Яңа Илек авылында туып-үскән якташыбыз Александр Иванович Батыркаевның мәетен Новгород өлкәсенең “Долина” җәмәгать оешмасының эзләүчеләр төркеме тапты.

Иске Руссадан Яңа Илеккә кадәр
- Агымдагы елның 20 апрелендә эзләү эшләре барышында Новгород өлкәсенең Иске Русса районының Захарьино авылы янында Бөек Ватан сугышы чорында сугышчан хәрәкәтләр урыннарында хәрби хезмәткәрнең мәете, һәлак булучы турында мәгълүмат белән үлем медальоны һәм шәхси әйберләре (калак, патронтаж) табылуы, мәетнең 2019 елның 7 маенда Иске Русса шәһәренең хәрби зиратында җирләнәчәге турында хәбәр ителгән Килей авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенә килгән хәбәрдә. Хатта эзләү экспедициясенең баш белгече Л.В.Лысова туганнарын табуда ярдәм итүләре турында үтенеч белән мөрәҗәгать иткән.
Якын кешеләрен эзләү озакка сузылмады, алар шунда ук табылдылар. Бу күп җәһәттән Яңа Илек мәдәният йорты методисты Г.Д.Карповның ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды, ул Илек территориясеннән чыккан барлык ыруларның, шул исәптән Батыркаевларның шәҗәрәсен төзегән. Киңәшләшкәннән соң, туганнар якын кешеләрен туган җирендә, Яңа Илектә кабат җирләү турындагы фикергә киләләр. Район хакимиятенә, район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итәләр, хәрбиләрне җирләү турында закон белән танышалар.
“Өйгә әйләнеп
кайтырга” акциясе
Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Александр Батыркаевның һәм Башкортстанда туып-үскән тагын дүрт солдатның мәетен В.С.Волкова җитәкчелегендәге эзләүчеләр Иске Русса шәһәреннән Нефтекамск шәһәренә китерделәр. Траур урнасын алырга солдатның оныклары Иске Илектә яшәүче Иван Валерьевич Батыркаев тормыш иптәше Людмила Ильинична һәм күрше Үмер авылында яшәүче Светлана Валерьевна Павлова тормыш иптәше Геннадий Куприянович белән бардылар.
Мәкаләнең тулы текстын район гәзитенең 5 июльдә чыккан 54нче санында укыгыз.
Читайте нас: