+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
9 июль 2019, 11:16

Бокс рингын буйсындыручылар

Татарстанның Баулы шәһәрендә беренче тренер И.С.Чернов истәлегенә багышланган бокс буенча XIX Бөтенрусия ачык турнирында Бакалы спортчылары да уңышлы чыгыш ясадылар.

Татарстанның Баулы шәһәрендә беренче тренер И.С.Чернов истәлегенә багышланган бокс буенча XIX Бөтенрусия ачык турнирында Бакалы спортчылары да уңышлы чыгыш ясадылар. Агроколледж укучылары Тимур Камалетдинов 65 килограммга кадәрге авырлык категориясендә мактау пьедесталының – беренче, Бакалыдагы 1нче мәктәп укучысы Яна Аверина (50 кг-га кадәр) – икенче, 2нче мәктәптән яшь боксчылар Илназ Нургалиев һәм Камил Яушев үз авырлык категорияләрендә өченче урыннарны яуладылар.
Башка ярышларда - Нефтекамск шәһәрендә бокс буенча үткән III Бөтенрусия ачык турнирында безнең рингны яшь буйсындыручыларыбыз Азат Исламов һәм Герман Однодворцев үз авырлык категорияләрендә - икенче, Вадим Яковлев өченче урыннарны алдылар. Бу үсмерләр Бакалыдагы 2нче мәктәптән.
Әти-әниләр, преподавательләр, дуслар һәм, әлбәттә, тренер И.Ф.Рыцев балаларның уңышлары белән горурланалар һәм алда аларның күп җиңүләре булачагына ышаналар. Ә бу барулар өчен район хакимиятенең яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитетына һәм “Бакалы” кулланучылар җәмгыяте Советы рәисе А.Н.Дырнаевка рәхмәт.
Сергей СКАРЯКИН, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры.
Читайте нас: