+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
9 июль 2019, 12:02

Фестивальдә - эмоцияләр һәм тәэссоратлар алдылар

Бакалы районы ике көн буена социаль хезмәтләндерү оешмаларында яшәүче социаль хезмәтләр алучыларның XXII республика мәдәни-спорт фестивалендә катнашучыларны кунакчыл кабул итте. Бу чара 27-28 июнь көнне сабантуй җирендә яңгыравыклы “Без булдырабыз!” девизы астында үтте.

Бакалы районы ике көн буена социаль хезмәтләндерү оешмаларында яшәүче социаль хезмәтләр алучыларның XXII республика мәдәни-спорт фестивалендә катнашучыларны кунакчыл кабул итте. Бу чара 27-28 июнь көнне сабантуй җирендә яңгыравыклы “Без булдырабыз!” девизы астында үтте.
Анда республикабызның төрле почмакларыннан 21 стационар учреждениедән социаль хезмәтләр алучылар һәм хезмәткәрләр катнашты. Катнашучылар төрле төстәге палаткаларга урнаштылар, алардан үзенчәлекле мини-шәһәрчек барлыкка килде. Аларның кайберләре янында агач киртәләр, самоварлар, балчык чүлмәкләр, милли костюмнардан торган декорацияләр, икенчеләре янында төрле туристик походлар, әкият, кинофильмнар геройлары һ.б турында сөйләүче фоторәсемнәр белән фотозона күрергә мөмкин иде. Катнашучыларның иҗатларына һәм уйлап табучанлыкларына сокланырлык булды. Яхшы һава торышы слет үткәрергә һәм дусларча аралашуга булышлык итте.
Фестиваль командалар очрашуы, флаг күтәрү һәм бәйрәм концерты белән башланды. Чарада катнашучыларны Бакалы психоневрологик интернаты директоры Ф.Ә.Мөхәммәтшин, стационар учреждениеләр директорлары советы рәисе З.Н.Баһаветдинова сәламләделәр.
Фестиваль атмосферасы һәрвакыт яңа көч бирә. Моңа без һәр тапкыр инанабыз. Конкуренция булуга карамастан, катнашучыларның бәхетле күзләре һәм шатлыклы елмаюларыннан барысының тулысынча ачылуы күренә: күңелле итеп җырлыйлар, сәхнә күренешләрендә, биюләрдә, спорт ярышларында катнашалар. Барысы да чынбарлыктагы кебек яхшы, һөнәрмәндләрчә һәм, иң мөһиме, күңелле булды.
Фестиваль вакыты сизелми үтеп китте. Катнашучылар тын да алмый бүләкләү церемониясен башкаручы судьяны тыңладылар. Барлык командалар грамоталар һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Аннан соң урман аланы: «Ура! Социаль хезмәтләр алучыларның “Без булдырабыз!” XXII республика мәдәни-спорт фестивале яхшы үтте! » дип яңгырады.
Бу чараны үткәрүдә булышлык күрсәткән муниципаль район хакимиятенә, мәдәният бүлегенә, яшьләр сәясәте һәм спорт комитетына, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе коллективына, “Сөн”, “Хандо” рестораннарына, Икмәк кабул итү предприятиесе АҖ, Бакалы район үзәк дәваханәсе, Русия эчке эшләр министрлыгының Бакалы районы буенча бүлегенә, «Коммунхоз» МУП, район электр челтәрләре хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерәбез.
Күпсанлы иганәчеләргә зур рәхмәт, аларның ярдәме нәтиҗәсендә бәйрәм яхшы булды. Болар БРның Дәүләт җыелышы-Корылтае депутаты В.В.Соколов, А.Н.Дырнаев (“Бакалы” КҖ), Русия Пенсия фонды идарәсе, Росреестр, “КФХ Злак” ҖЧҖ, М.Х.Арсланов (Бакалы кирпеч заводы), “ДевонСтройСервис” ҖЧҖ, “Туймазы Фрут”, “Агро-Восток”, “Чакмагыш сөте» ҖЧҖ, шәхси эшкуарлар Мөхәммәтҗанов, Төхвәтуллин, Гарданов, Маликов, Гыйбадуллина, Шәйхелисламов, Дарьин, Высоцкий, ШП “Алмагач”, ШКП “Батыр”, Баштехконтроль.
Рушат Җиһаншин,
психоневрологик интернатның мәдәни оештыручысы.
Читайте нас: