+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
9 июль 2019, 11:13

Сенаж запаслары арта

Быел табигать, беркайчан булмаганча, авыл эшчәннәренә үз шартларын куя. Язгы басу эшләре тәмамланганнан соң дип әйтерлек озак вакыт яңгырлар яумады, бу үләннәрнең, шулай ук бөртеклеләрнең һәм техник культураларның үсешенә дә кире йогынты ясады.

Быел табигать, беркайчан булмаганча, авыл эшчәннәренә үз шартларын куя. Язгы басу эшләре тәмамланганнан соң дип әйтерлек озак вакыт яңгырлар яумады, бу үләннәрнең, шулай ук бөртеклеләрнең һәм техник культураларның үсешенә дә кире йогынты ясады.
Шуңа карамастан, “Якты чишмә” кооперативы азык хәзерләүчеләре шушы җәйге көннәрдә барлык тырышлыкларын сенаж салуга юнәлтәләр. Элекке дуңгыз фермасы янәшәсендә өч сенаж чокыры бар, без барган көнне анда эш кайный иде. Сусыл яшел масса төялгән машиналар басудан бирегә бер-бер артлы килеп торды. Яшел массаны тыгызлау – җитди эш, әгәр сенаж дөрес салынмаса, чабылган үлән берникадәр вакыттан соң ачый башлый. Шуңа күрә бу эшне тәҗрибәле механизатор-универсал Алексей Батраевка ышанып тапшырганнар. Ул үзенең К-744 тракторында, көчен кызганмый, үләннәрне каты масса барлыкка килгәнчегә кадәр тыгызлый иде. Эш барышына баш агроном Артем Игушин җитәкчелек итә.
- Бер сенаж чокырын тутырдык инде, - ди Артем Александрович, - тиздән чираттагы чокырга салуны төгәлләячәкбез. Биредә сусыл азык: бер чокыр - люцерна, ике - кукуруз һәм ашлык катнашмасы хәзерләүне планлаштырабыз. Гомумән җәмәгать маллары өчен кышкылыкка 30 ц азык берәмлеге әзерлибез. Сенаж салуда Атыш-К биоконсервантын файдаланабыз. Ачыткының бер банкасы 100 т сенажга җитә. Өстәмәнең азык сыйфатын күпкә яхшыртачагына һәм саклаячагына ышанабыз.
Басуда эшләр азык җыю агрегатлары туктап тормаслык итеп оештырылган. Комбайн янәшәсендә берничә машина даими тора. Берсенә туралган үлән тулганда, икенчесе әзер тора. Аннан соң кыйммәтле йөк сенаж траншеяларына кайтарыла. Виктор Орехов Дон-680дә үләннәрне чабу белән мәшгуль, ә шоферлар Дмитрий Ишимбаев, Виталий Жадов, Александр Игушин, Аркадий Сидоров, Алексей Игушин яшел массаны өзлексез ташуны тәэмин итәләр.
Печән хәзерләүгә килгәндә, илеклеләрнең бөтен өмете - үләннәрнең икенче чабымында. Беренчесе - яхшыдан түгел, июнь ахырына кадәр коры җәй, үләннәр начар үскән. Әзерләнелгән 500гә якын төргәк бозаулар өчен. Шушы көннәрдә явып үткән яңгырлар хуҗалыкның печәнле дә, ашлыклы да булуына өмет бирә. Кышын азыкларның барлык төре, хәтта салам да артык булмый. Әйткәндәй, аның узган елгы запасы шулай ук аз түгел.
Җәй - бу азыклар хәзерләү генә түгел, бәлки үсемлекләрне дә тәрбияләү, пар җирләрен эшкәртү чоры да. “Якты чишмә”дә бу мәсьәләләр контрольдә тотыла. Шушы көннәрдә Виталий Батраев һәм Данил Дәүләтҗанов кукурузның рәт араларын эшкәртүне тәмамлаганнар. 120 гектарлы басуда Алексей Батраев туфракны арышның булачак уңышы өчен әзерләгән. Анда туфракның уңдырышлылыгын арттыру өчен 1 гектарга 100 т тирес керткәннәр.
Без килгән көнне басуларның берсендә Валерий Евлампиев һәм Дмитрий Кудряшов рапс чәчүне тәмамладылар. Аның минераль матдәләргә һәм протеинга бай яшел массасы азык буларак җәйге һәм көз ахырына кадәрге чорларда терлекләргә ашату, шулай ук сенаж һәм силос салу өчен файдалынлачак.
- Яшел рапс көзге 8-10 градуслы кырауларга чыдам, шуңа күрә аны терлекләрне абзарларда асрауга күчергәндә дә ашату аеруча мөһим. Бу очракта сыерларның сөт бирүчәнлеге кимеми, - дип билгели кооператив җитәкчесе В.Г.Филиппов, без аны агроколеджның өченче курс укучысы Дмитрий Кудряшов белән әңгәмәләшкәндә очраттык.
Вячеслав Геннадьевич авыл хуҗалыгы производствоның булачак остасы Дима турында яхшы фикердә. Ул ике ел рәттән анда практика үткән, үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән. Тырыш, хезмәт сөючән егетне чәчү вакытына да, урып-җыюга да эшкә чакырулары юкка гына түгел.
Хуҗалыкта хәстәрлекләр күп, бүгенге көнгә эшчәннәрнең бар тырышлыгы сыйфатлы һәм җитәрлек күләмдә азыклар хәзерләүгә юнәтелгән. Илеклеләр планлаштырылган авыл хуҗалыгы эшләренең бөтен комплексын үткәрү өчен һава торышының яхшы булачагына ихлас ышаналар.
Эльвира ШӘЙХРАЗИЕВА.
Читайте нас: