+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
10 июль 2019, 16:27

«Буяулар» фестиваленә реплика

Узган җомгада, гадәттәгечә, кич йөрергә чыккач күрәм - үзәк мәйданда яшьләр бәйрәме бара иде.

Узган җомгада, гадәттәгечә, кич йөрергә чыккач күрәм - үзәк мәйданда яшьләр бәйрәме бара иде.
Бар да яхшы иде, әмма бер күренеш күңелсез тойгылар кузгатты: кешеләр, күпчелеге балалар, бер-берсенә төрле төсле порошок буяулар сибешә иде. Якынрак килсәм, коточкыч күренешкә тап булдым: буяу гына түгел, он да сибешәләр! Якындагы кибетләрдән ике килограммлы он каплары алып чыгалар. Мондый “фейерверк”тан соң катнашучылар да, бар мәйдан да буяуга батты. Кемнәргәдер, бәлки, кызык булгандыр, әмма миңа мондый күңел ачу гаҗәп тоелды. Иң мөһиме, без, сугыштан соңгы ачлыкны кичергән буын, икмәкне кадерләргә өйрәнгәнбез. Балаларыбызны, оныкларыбызны да шулай өйрәттек. Бер сынык ипине үстерү өчен күпме хезмәт салырга кирәк бит!
Вакыт үткән саен, яшьләр ипинең, онның изге булуын, аны кадерләргә кирәген аңламый башлаган бит.
Ни өчен янәшәдә торган әти-әниләре, зурлар, кибеттәге сатучылар балаларның бу уйламый башкарган гамәлләрен туктатмады, икмәкнең һәрнәрсәдән олы булуын аңлатмады? Нигә кеше хезмәтенә хөрмәт тәрбияләмибез? Әйе, без бик рәхәт чорда яшибез. Балаларыбыз мохтаҗлыкны белми. Ләкин бу он белән сибешүгә сәбәпме? Үтенеп сорыйм, кешеләр, уйланыгыз: үзебезнең киләчәгебезне дөрес тәрбиялибезме? Алар үз балаларында нинди кешелек кыйммәтләре тәрбияләр?
Раиса Иванова, хезмәт ветераны.
Читайте нас: