+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
10 июль 2019, 16:25

Һәр җирдә тәртип булдырабыз

Безнең районда урамнарны һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерүгә зур игътибар бирелә.

Безнең районда урамнарны һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Шимбә өмәләре, “чиста пәнҗешәмбеләр” оештырыла. 3-4 июль көннәрендә районда шулай ук өмәләр игълан ителде. Күп кенә оешмалар һәм учреҗдениеләр анда актив катнашты. Бакалыдагы 2нче санлы мәктәп эшчеләре Кызыл партизаннар урамы юл буен чаптылар. ФСК коллективы парк территориясен һәм үз территорияләрен тазарттылар. Авыл биләмәсе эшчеләре Октябрьская урамын чаптылар. Нуркаев урамын грейдер белән тигезләделәр.
Төзекләндерү эшләренә авыл халкы да кушылды. Район үзәгендә бик матур каралган өй яны территорияләрен еш очратырга мөмкин, анда яшәүчеләрнең бай фантазиясе һәм әйләнә-тирәне матурларга теләве тоемлана.
Әһлетдинов урамы буйлап барганда бер йорт янында яшь кенә кызның эшләвен күрәбез. Эльвина Нуриевага йорт янында чүп өемнәре торуы, чүп үләннәре үсеп утыруы ошамый икән, чөнки бу күренеш урамны ямьсезли. Шуңа да алар капка алдына түтәлләр ясап чәчкәләр утыртканнар, газон үләне чәчкәннәр. Эльвина шунда чүп үләне утый иде. Октябрьский урамында яшь егет тырышып капка алдын чаба, койма буйлап матурлап чәчкәләр утыртылган.
Чынлап та, Кириллова, Ленин, Әһлетдинов һ.б. урамнардан узып баручылар матурлыкка һәм анда яшәүчеләрнең катлаулы булмаган архитектура формаларына, клумбалар итеп эшләнгән иҗат җимешләренә карап рәхмәт әйтә. Яшәүчеләрнең күбесе авылны яхшырак итәргә тели. Кызганычка каршы, кире күренешләр дә юк түгел. Йорт алдында өелеп төзелеш материаллары, утын ята, биек булып чүп үләне үсә.Кайвакыт бу урамда кеше яшәми кебек тоела. Күңелдә сорау туа: нигә монда чәчкәләр, ә тегендә чүп үсә, нигә кешедән күреп ярышып, тирә-юньне матурлау теләге юк? Сезнең ихатага бөтен кеше дә керми, ихатагыз матур икәнен күрми, әмма урамнан бар да үтеп йөри, сезнең койма яныгыз җыештырылмаган, чабылмаган икәнен бар да күрә. Бәлки, ярты гына сәгать вакытны бүлеп, урамны ямьләндерергәдер? Күрше кебек. Я тагы да матуррак итәргә. Шул вакытта без яшәгән авыл күңелле һәм чиста булыр, чәчкә атар.
Мәрьям ТИМЕРГАЛИЕВА.
Читайте нас: