+13 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 июль 2019, 13:13

Авылда почта булу мөһим

Чакмагыш почтамтының Мостафа почта элемтәсе бүлекчәсе коллективы һөнәри бәйрәмне яхшы нәтиҗәләр белән каршылый. 6 айда ул кабат алдынгы өч исәбенә керде.

Чакмагыш почтамтының Мостафа почта элемтәсе бүлекчәсе коллективы һөнәри бәйрәмне яхшы нәтиҗәләр белән каршылый. 6 айда ул кабат алдынгы өч исәбенә керде.
Барлык башка торак пунктлардагы кебек, Мостафа авылындагы почта элемтәсе бүлекчәсе авыл кешеләре өчен тормышчан мөһим әһәмияткә ия. Чөнки биредә почта гына түгел, бәлки башка кирәкле хезмәтләр күрсәтелә: гәзит-журналларга язылуны рәсмиләштерәләр, торак-коммуналь хезмәтләргә, кәрәзле элемтәгә түлиләр, тимер юлы транспорты билетларына заказ бирәләр, лотереялар, кирәкле товарлар сатып алалар.
Бүлекчәгә Г.Н.Таҗетдинова җитәкчелек итә. 25 ел эшләү дәверендә Гөлүзә Нәҗиповна эшнең бар якларын җентекле өйрәнде. Ул клиентларга карата игътибарлы һәм тактлы, барысын да ачык йөз белән хезмәтләндерә, килүчеләрнең сорауларына ягымлы итеп җавап бирә. Почтальоннар Р.Ф.Әхмәтшина һәм Н.Ф.Фәхертдинова да намуслы хезмәт куялар. Рәмүзә Фәхрулловна һәм Найлә Фәткелбаяновна өч торак пунктын: Мостафа, Пальчиково һәм Нарат-Елга авылларын хезмәтләндерәләр. Бер эш көнендә, һәркемнең 15әр км юл үткән чаклары да була. Алар квитанцияләрне һәм извещениеләрне, гәзит һәм журналларны вакытында китерәләр, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне кабул итәләр, гәзит-журналларга язылу кампаниясен оста оештыралар. Аларның коллективта гына түгел, бәлки халык белән дә яхшы мөнәсәбәт барлыкка килде. Мәсәлән, 2019 елның икенче ярты еллыгына керемнәр буенча бурыч коллектив тарафыннан 126 процентка үтәлде. Авыл кешеләре 330 данә үзәк һәм республика басмалары, 114 данә районның “Авыл таңнары” гәзитен алачаклар. Почтальоннар актив абунәчеләр арасында мостафалылар Раиса Фазлыеваны, Нәфисә Сәетованы, Гөлсинә Иксанованы, наратлылар Мансур Юнысовны, Линар Насыйбуллинны атыйлар.
Очрактан файдаланып, почта элемтәсе хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәм белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, бәхет, эшләрендә алга таба уңышлар телибез.
Зәлия ФӘРУКШИНА,
авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе.
Читайте нас в