+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 июль 2019, 13:12

Балаларга лагерьда рәхәт

“Радуга” балалар сәламәтләндерү лагереның икенче сменасы үз эшен тәмамалый. Бу тапкырында анда 80 бала ял итә, яшькә карап аларны дүрт отрядка бүлгәннәр.

“Радуга” балалар сәламәтләндерү лагереның икенче сменасы үз эшен тәмамалый. Бу тапкырында анда 80 бала ял итә, яшькә карап аларны дүрт отрядка бүлгәннәр.
Һәр отрядта бер вожатый һәм бер тәрбияче эшли. Иртәнге сигездән кичке унга кадәр балаларның вакыты минутлап диярлек бүленгән. Иртән физик күнегүләр, иртәнге аш, иҗтимагый-файдалы хезмәт, хәрәкәтле уеннар. Төшке аштан соң - йокы сәгате. Аннан соң җиңелчә аш, отряд занятиеләре, төрле чаралар, кичке аш, гомумотряд чаралары, икенче кичке аш, йокы сәгате. Әнгамәләр, викториналар, концертлар, кызыклы кешеләр белән очрашулар, конкурслар... Телефон һәм гаджетлар турында искә төшерергә дә вакыт юк.
Педагогик коллективның күпчелегендә лагерьда эшләү тәҗрибәсе бар. Мәсәлән, өлкән вожатый Бөре педагогия университеты студенты Анастасия Просвиркина шушы лагерьда - бишенче, вожатый Алия Кучумова сигезенче елын эшлиләр. Ләйсән Маннанова, Ленар Садрыев, Алсу Хурамшина да балалар белән аралашу тәҗрибәсенә ия.
Алар белән беррәттән бу сменада Туймазы педагогия колледжының студентлары Регина Галиева, Алсу Сәетгалиева, Эльвина Хәсәнова, Лиана Хәбировалар эшли. Ә музыка җитәкчесе Никита Ульмасов - Уфа дәүләт сәнгать институты студенты. Вожатыйлар һәм тәрбиячеләр энергияле, көч-куәтле, шуңа да балалар лагерьда һәрвакыт хәрәкәттә. Физкультура җитәкчесе Азат Кучумов белән алар пионербол, волейбол гына уйнап калмыйлар, бәлки командада да эшләргә өйрәнәләр. Монда хәрәкәтле уеннарга зур өстенлек бирелә. Патриотизм һәм туган якны өйрәнү лагерьның тәрбия эшендә төп нигез булып тора. Вожатыйлар һәм тәрбиячеләр, Башкортостан, язучылар, республиканың танылган спортчылары, безнең як җәнлекләре һәм үсемлекләре турында викториналар һәм конкурслар, балаларның белемен үстерү, аларда табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл караш тәрбияләвенә ышана. “Сак булыгыз, ут!”, “Юллар хәвефсез булсын”, “Техника хәвефсезлеге кагыйдәләре” темаларына әңгәмәләр, плакатлар конкурсы да кызыклы һәм файдалы. Барлык чаралар да тәрбиячеләр һәм вожатыйлар тарафыннан җентекле уйлап оештырылган.
Пешекчеләр Ирина Вәлиева, Фәридә Купцова, Рәмилә Мардеева балаларның ашавы тәмле дә, файдалы да булсын өчен тырышалар, шуңа да көн саен рационда яшелчә һәм җимешләр, ит һәм сөт ризыклары, сутлар, яңа пешкән камыр ризыклары. Медицина хезмәткәрләре Габдрахманова Людмила Анатольевна һәм Ульмасова Җанна Майлиәхмәтовна тәүлек әйләнәсенә балаларның сәламәтлеге сагында тора.
Шунысын да билгеләргә кирәк, балаларның лагерьдагы иминлеген “Ак йорт ”шәхси сак оешмасы тәэмин итә. Өлкән сакчы Юрий Ульмасов, сакчылар Радик Сухов һәм Мирсәит Әсәдуллиннар үз вазыйфаларына җаваплы карыйлар. Лагерь коллективы ел әйләнәсенә лагерь эшен өзлексез тәэмин итүче хуҗалык мөдире Шәрәфетдинова Сәфинә Мәснәвиевнага аерым рәхмәт белдерә. Бинага ремонт ясау, территорияне төзекләндерү, туклану продуктлары китерү, су, ут, җылылык белән тәэмин итү, техник персоналның эшен җайга салу – болар бар да Сәфинә Мәснәвиевнаның хезмәте. Тату иҗади коллектив белән лагерь начальнигы Лидия Акбатыровна Яхина җитәкчелек итә. Команда балаларның ялы тулыкыйммәтле, кызыклы, мавыктыргыч булсын өчен тырыша.
Мәрьям Тимергалиева.
Читайте нас: