+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 июль 2019, 11:57

«Дружба»да азык булса – сөт тә, артым да булачак

Бүген район аграрийларның төп көче мал азыгы хәзерләүгә юнәлтелгән. Кайбер хуҗалыклар актив рәвештә - печән, ә икенчеләре сенаж белән печән хәзерләүне бер үк вакытта алып баралар. “Дружба” кооперативы берьюлы печән дә, сенаж да хәзерләүче хуҗалыкларның берсе.

Бүген район аграрийларның төп көче мал азыгы хәзерләүгә юнәлтелгән. Кайбер хуҗалыклар актив рәвештә - печән, ә икенчеләре сенаж белән печән хәзерләүне бер үк вакытта алып баралар. “Дружба” кооперативы берьюлы печән дә, сенаж да хәзерләүче хуҗалыкларның берсе.
Хуҗалыкның баш икътисадчысы Алсу Мөхәммәтшина әйтүенчә, пландагы 700 т печәннең 300ен, 2800 т сенажның 1000 тоннасын әзерләп өлгергәннәр дә инде.
Ферма янындагы чокырда сенаж тыгызлауда ике берәмлек техника эшли: Раяз Бәхтиев К-700гә, ДТ-75 тракторына Ришат Хәйретдинов идарә итә. Бу төр азыкның сыйфаты һәм туклыклыгы яшел массаның дөрес һәм җентекле салынуына бәйле.
Сенаж чокыры янына яшел масса төялгән КамАЗлар берникадәр интервал белән бер-бер артлы килеп торалар. Сенаж массасын ташуда Флүр Шәйхуллин, Фәнис Шәйхуллин, Миргалим Бикаевлар хезмәт куялар. Йөкләрен тиз арада бушатып, алар кабат басуга ашыгалар. Анда Риф Хәбибуллин КСКда эшли, Фәндүс Зарифуллин КПСта печән чаба. Тәүлегенә уртача 150т сенаж тыгызлана. Булган өч базның берсе тулган да инде, икенчесен тутыра башлаганнар.
Кооперативта печән әзерләүгә дә зур игътибар бирелә. Ферма территориясендәге складның печән төргәкләре белән тулып килүе шуны раслый.
Баш инженер Радик Әхмәтшин әйтүенчә, производствоның әлеге участогына биш берәмлек техника җәлеп ителгән. Тәҗрибәле эшчеләр һәм кирәкле техниканың булуы печән хәзерләүне кызу темпларда алып барырга булышлык итә. Рәүф Илдарханов МТЗ-82дә печән чаба, Альянус Шакиров МТЗ-80дә һәм Вәгыйз Мәрданшин МТЗ-82дә печәнне тезмәләргә салалар, ә Рәнәс Сәлихов төргәкли, Илшат Габдуллин өя. Күрүебезчә, “Дружба” кооперативында мал азыгы хәзерләү оешкан төстә һәм сыйфатлы итеп башкарыла.
Авыл эшчәннәренең киеренке эшен тәмле төшке һәм кичке ашлар да җиңеләйтә. Пешекчеләр Гөлмәрьям Габдуллина һәм Тәбзилә Хәйретдинова аларны туклыклы, төрле ризыклар белән сыйларга тырышалар.
Хуҗалыкта куелган бурычларга һәркем җаваплы карый. Бүген ул барысы өчен дә бер – вакытында сыйфатлы мал ризыгы хәзерләп, малларны тук кышлату. Савым һәм яшь маллардан саллы артым алу шуңа бәйле.
Мәрьям Тимергалиева.
Читайте нас: