+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 июль 2019, 13:10

Энергиялеләргә, инициативалыларга, активларга багышладылар

Гадәттәгечә, Яшьләр көне районда зур колач белән үткәрелә. Быелгы ел да чыгарма түгел: 5 июльдә 19 сәгатьтә балалар мәйданчыгы ачылды, яшь бакалылар белән Туймазы шәһәре һөнәрмәндләре - “Хамелеон” агентлыгы аниматорлары эшләде.

Гадәттәгечә, Яшьләр көне районда зур колач белән үткәрелә. Быелгы ел да чыгарма түгел: 5 июльдә 19 сәгатьтә балалар мәйданчыгы ачылды, яшь бакалылар белән Туймазы шәһәре һөнәрмәндләре - “Хамелеон” агентлыгы аниматорлары эшләде. Балаларның шатлануына караганда, алар үз эшләрен яхшы башкардылар. 20 сәгатьтән спорт мәйданчыклары эш башлады: абсолют авырлык категориясендә ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында гер күтәрү, һәм һәвәскәрләр һәм һөнәрмәндләр арасында сыйфатлы автотавыш ярышлары.
Теләсә кайсы бәйрәм – ул котлаулар, бүләкләр, яхшы кәеф. Болар барысы да бар иде. Яшьләрнең эшен, аларның активлыгын бәяләүләре – бик күңелле. Яшьләр көненә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чараларны район хакимиятенең муниципаль хезмәт һәм кадрлар эше бүлеге начальнигы Г.Ф.Хәкимова ачты. Гөлнара Фәритовна Башкортстан Республикасы яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын һәм район хакимияте грамоталарын тапшырды. 15ләп яшь кеше, алар арасында эшләүче яшьләр, муниципаль районның волонтерлар корпусы активистлары, лаеклы бүләкләрен алдылар.
Бүләкләнүчеләрне якташыбыз, Уфа шәһәре музыкаль клубының резиденты Никита Ульмасов котлады.
Арытаба сүзне чакырылган кунаклар – хедлайнерлар, ТНТда «җыр» музыкаль проектында катнашучылар алды.
Сәгать ярымлык “нон-стоп” концерты, куәтле харизм, көчле вокал, рус һәм инглиз телендә башкарылгын җырлар – боларның барысы тамашачыны битараф калдырмады.
Бәйрәм кичәсе салют белән тәмамланды.
Финүс Гайсин,
район хакимиятенең яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе.
Читайте нас: