+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 июль 2019, 13:14

Энтузиазм белән, күңел биреп

Тактагул авылы - зур булмаган торак пункты. Шуңа карамастан анда яшәүчеләр төрле гәзит-журналларга язылалар һәм укыйлар.

Тактагул авылы - зур булмаган торак пункты. Шуңа карамастан анда яшәүчеләр төрле гәзит-журналларга язылалар һәм укыйлар. Чираттагы язылу кампаниясендә монда 200 үзәк һәм республика, 77 урындагы басмаларны яздыруларын да әйтү җитә. Авылда яшәүче Һәр икенче кеше бер басма нәшрият ала. Алар арасында районның «Авыл таңнары» һәм республиканың «Өмет» яшьләр гәзитләре аеруча популяр.
Бу почта бүлекчәсе начальнигы Л.М.Гәрәева җитәкчелегендәге зур булмаган коллективның тырыш һәм тату хезмәт нәтиҗәсе. Лилия Мөдәрисовна бу вазыйфада ике елга якын, әмма шушы вакыт эчендә коллегаларының хөрмәтен, авылда яшәүчеләрнең ышынычын яулады. Барысына: балаларга, олыларга, өлкәннәргә оста якын килә. Пенсионерларга, ялгыз кешеләргә аерым игътибар бирә.
Коллеганың вазыйфалар даирәсе киң. Ул бүлекчә начальнигы да, оператор да, товар белгече дә. Начальник буларак барлык кирәкле документацияне алып бара, оператор буларак төрле түләүләрне ала, товар белгече буларак товар кабул итә һәм сата. Аның кул астында почтальоннар Л.Т.Хәбибуллина Г.В.Мәсәлимова эшли, алар Тактагул, Гүрдебаш, Кандалакбаш һәм Камай авылларын хезмәтләндерәләр, бу авылларда 500гә якын кеше яши.
Бүлекчә хезмәткәре яртыеллыклар буенча гәзит-журналларга язылу кампаниясен үткәрәләр, вакытлы басмаларны вакытында китерүне тәэмин итәләр, посылкалар кабул итү һәм җибәрү, коммуналь түләүләрне кабул итү белән шөгыльләнәләр. Моннан тыш, почта бүлекчәсе продуктларның һәм сәнәгать товарларының киң ассортиментын тәкъдим итә.
Район почта бүлекчәләре арасында беренче яртыеллык эш нәтиҗәләре буенча Тактагул бүлекчәсе иң яхшы нәтиҗәләргә иреште, гәзит-журналларга язылу буенча табыш планын 145 процентка, ә экземпляр буенча 107 процентка үтәде. Бүлекчәнең арытаба да авыл халкын почта хезмәтләндерүенең гомуми эшенә лаеклы өлеш кертәчәгенә ышанабыз.
Әлфия Гәббасова,
почта элемтәсе цехы начальнигы.
Читайте нас: