+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 июль 2019, 13:04

Кече туган иле хәстәрлекләре белән яши

Русия нефть сәнәгатенең атказанган хезмәткәре, Төмән өлкәсенең Почетлы нефтьчесе, “Почет билгесе” ордены кавалеры Ибәтуллин Рамил Әмир улы шушы көннәрдә 70 яшьлек юбилеен билгели.

Русия нефть сәнәгатенең атказанган хезмәткәре, Төмән өлкәсенең Почетлы нефтьчесе, “Почет билгесе” ордены кавалеры Ибәтуллин Рамил Әмир улы шушы көннәрдә 70 яшьлек юбилеен билгели.
Ул 1949 елның 10 июлендә безнең районның Иске Куян авылында туа. Авыл мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлап, Бакалы һөнәри-техник училищесына механизаторлыкка укырга керә. Аннан максатчан, тырыш егет Аксен авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә, аны уңышлы тәмамлый. Себер якларына эшкә китә. Хезмәт эшчәнлеген Нижневартовск шәһәренең 2нче санлы бораулау эшләре идарәсендә бораулаучы ярдәмчесе булып башлый. Берникадәр вакыттан соң бораулаучы, аннан мастер ярдәмчесе, мастер була. Нәтиҗәдә, бораулау бригадаларын материаллар белән план буенча тәэмин итүче бүлек начальнигы дәрәҗәсенә кадәр үсә.
Рамил Әмирович производстводан аерылмыйча башта Нижневартовск нефть техникумын, аннан соң Төмән шәһәрендә урнашкан нефть институтын тәмамлый. Аның тарафыннан “Северснаб” ЯАҖ булдырыла, ул аңа озак еллар җитәкчелек итә.
Тормыш иптәше Галия Әбелхәер кызы белән акыллы ике бала тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Лилия Уфа шәһәрендә юрист булып эшли. Уллары Равил белеме буенча нефтьче, Мәскәүдә яши, “Роснефть” подразделениеләренең бер бүлекчәсендә директоры булып эшли.
Рамил Әмировичны максатка омтылучанлык, намуслылык, юмартлык, кешеләргә ярдәм итү кебек сыйфатлар аерып тора. Ул “Якташлар-бакалылар” оешмасының актив әгъзасы, кече туган иленә һәм районга төрле мәсьәләләрне хәл итүдә, шул исәптән авылларга газ кертү, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итүдә даими булышлык күрсәтте, авыл бәйрәмнәре, сабантуйлар оештыруда ярдәм итте. Район хуҗалыкларына язгы кыр эшләрендә һәм урып-җыю чорында зур ярдәм күрсәтте. Иске Куян авылы мәчетен төзүгә зур өлеш кертте. Һәм бүген дә ул туган авылы, Бакалы районы халкының эшләре һәм мәшәкатьләре белән яшәвен дәвам итә.
Якташыбызны мөһим вакыйга белән котлыйбыз һәм аңа ныклы сәламәтлек, иминлек телибез!
Альбина МӨХӘММӘДИЕВА,
хезмәт ветераны.
Читайте нас: