+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 июль 2019, 12:04

«Коррупциягә каршы бергәләп!»

РФ Генпрокуратурасы «Коррупциягә каршы бергәләп» коррупциягә каршы социаль реклама буенча яшьләр конкурсын оештыручы булды.

РФ Генпрокуратурасы «Коррупциягә каршы бергәләп» коррупциягә каршы социаль реклама буенча яшьләр конкурсын оештыручы булды.
Конкурс безнең ил һәм башка дәүләтләрнең - коррупциягә каршы тору буенча Дәүләтара Советы (Әрманстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан) катнашучылары һәм БРИКС илләре (Бразилия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы) яшьләре өчен дә үткәрелә.
14-35 яшьтәге яшь кешеләргә коррупциягә каршы плакатлар һәм билгеләнгән темага видеороликлар әзерләү тәкъдим ителә.
Конкурс эшләрендә барлык дәрәҗәдәге һәм җәмгыять тормышы эшчәнлегенең барлык өлкәләрендәге коррупция белән көрәшнең дәүләтнең заманча механизмнары, шулай ук әлеге юнәлештәге халыкара хезмәттәшлегенең әһәмияте чагылыр дип көтелә. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын Халыкара коррупция белән көрәш көненә (9 декабрь) туры китерү планлаштырыла. Эшләр 2019 елның 1 октябренә кадәр конкурсның www.anticorruption.life рәсми сайтында кабул ителәчәк.
Социаль реклама.
Читайте нас: