+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 июль 2019, 12:01

«Районка»да - таныш йөзләр

Любовь Ивановна Исаева Бакалы авылында Гагарин урамында яши.

Любовь Ивановна Исаева Бакалы авылында Гагарин урамында яши. Ул һәм аның гаиләсе 40 елдан артык “Авыл таңнары” гәзитен укый. Дүрт дистә елга беренче тапкыр Исаевлар гаиләсе “Һәр атнаны приз” акциясе чикләрендә бүләк оттылар. Шушы көннәрдә без аларны приз алырга редакциягә чакырдык.
- «Районка» - яраткан гәзитебез, гаилә корганнан бирле аның белән дуслыгыбыз юкка гына түгел, - ди Л.И. Исаева, - һәр яңа номерны түземсезлек белән көтеп алабыз, “башыннан ахырына кадәр” дигәндәй укып чыгабыз. Үзебезнең районда ниләр булганын телевизор белән башка гәзиттән белеп булмый бит.
Монда барысы да – район һәм республика яңалыклары, файдалы киңәшләр, реклама, авылдашлар, танышлар, хәтта якын кешеләрем турында мәкаләләр бар. Мәсәлән, быел минем оныгым Бакалыдагы 2нче санлы мәктәпнең чыгарылыш укучысы Валентина Шустова турында ике тапкыр яздылар. Ул район олимпиадаларында берничә тапкыр җиңүче булды, мәктәпне алтын медальгә һәм бик яхшы билгеләре аттестаты белән тәмамлады. Район гәзите битләрендә аның фоторәсемен күреп күңел шатланды һәм горурлык хисе белән тулды. Очрактан файдаланып, Валяны мәктәпне уңышлы тәмамлавы белән котлыйм, аңа һәм барлык чыгарылыш укучыларына уңышлар, теләгән уку йортларына укырга керүләрен телим.
- Гәзиттә Бөек Ватан сугышында катнашучы каенатам Иван Иванович Исаев һәм аның тормыш иптәше Полина Ивановна турында да күп яздылар. Кызганычка каршы, алар инде исән түгел, әмма кадерле һәм якын кешеләр турындагы мәкаләләр гәзиттә озак сакланачак, дип билгеләде гәзит укучыбыз.
Любов Ивановна приз өчен редакциягә рәхмәт әйтте. Безгә уңышлар теләде, без, үз чиратыбызда, аңа һәм аның гаиләсенең абунәчеләребез булып калуларын телибез.
Э.СОЛТАНОВА.
Читайте нас: