+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
15 июль 2019, 18:54

Авыл яшәсен өчен

Иске Корыч авыл биләмәсе - районда иң эре һәм зурларның берсе. Әхмәр авылы Иске Корычтан 12 километр еракта урнашкан. Кайчандыр 3 километрдан артыграк юл капиталь булган. Әмма совет чорыннан бирле монда ремонт ясалмаган. Яз-көз айларында машина һәм тракторлар авылга көч-хәл белән генә керә иде, шуңа да авыл халкы гражданнар җыеннарында берничә тапкыр юлны төзәтүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Ул урындагы әһәмияттәге объекларга карый һәм районның юл хуҗалыгы идарәсе тарафыннан хезмәтләндерелә.

Быел без юл төзү һәм ремонтлауга республика бюджетыннан 5 млн сумнан артыграк акча алдык.
Бакалы юл төзү-ремонтлау идарәсе тендер отты һәм эш кайный башлады. Һәр көн монда грейдер, КамАЗлар, экскаватор, грунт катогы эшли.
Юлның беренче катына Яңа Останково авылы карьерасы гравие җәелде, тыгызланды. Икенче каты салына башлады. Хәзер гравийны Урманай авылы каръерыннан китерәләр. Эш бер көнгә дә тукталмый.
Авыл халкы сөенеп туя алмый. Әхмәр авылында туып үскән, даими иганәчебез һәм үз авылы өчен җан атучы Илфир Тәнәфисович Мөхәммәтдинов авылдашлары өчен шатланып, юл төзүчеләр өчен хәтта кичке бәйрәм ашы да оештырды.
Әхмәр авылында бүген иллеләп кеше яши, әмма магазин да, ФАП та юк. Халык: «Юллар - тормыш артериясе», - ди. Шуңа күрә, “ашыгыч ярдәм” вакытында килсен, “автомагазиннар” проблемасыз керә алсын өчен яхшы юл – бик мөһим.
Илфак Мәннапов, Иске Корыч авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы.
Читайте нас: