+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
15 июль 2019, 18:55

Азык хәзерләү - беренче чираттагы мөһим мәсьәлә

“Боҗыр” кооперативы эшчәннәре ел әйләнәсенә эш белән мәшгульләр. Эшчәнлекнең бер төре икенчесе белән алышына. Чәчү кампаниясе әле генә старт алган кебек иде, ә хәзер яшел урак тулы көченә бара.

“Боҗыр” кооперативы эшчәннәре ел әйләнәсенә эш белән мәшгульләр. Эшчәнлекнең бер төре икенчесе белән алышына. Чәчү кампаниясе әле генә старт алган кебек иде, ә хәзер яшел урак тулы көченә бара.
Хуҗалыкта көйле эшләүне тәэмин итүче азык хәзерләү звеносы булдырылды. Без килгән көнне печән һәм сенаж хәзерләүгә 8 берәмлек техника җәлеп ителгән иде. Үзәк усадьбага якын гына басуда тезмәләргә салгыч, пресс-җыйгыч һәм төягеч белән агрегатлаштырылган ике трактор тырышып эшли иделәр. Механизаторлар Павел Алчинов һәм Сергей Никифоров үз бурычларын бик яхшы башкаралар. Икесе дә озак еллар эшлиләр, шулай булгач тәҗрибәләре дә бар.
Алга таба баш агроном Ф.И.Зайцев белән икенче басуга киттек, анда комбайнчы Павел Муллин кәҗә үләнен чаба иде. Быелгы коры җәй өчен бу культура яхшы гына үскән. Үлән исе килеп торган яшел масса берсе артыннан икенчесе килеп алышынып торган КамАЗ, Т-150, МТЗ тракторларына төялә. Төялгән машиналар Боҗыр товарлыклы-сөтчелек фермасы территориясендәге сенаж чокырына ашыгалар. Техникага үз эшләрен белүче механизаторлар Әнвәр Хәсәнов, Алик Тимофеев, Александр Алчинов идарә итәләр, аны үзләренеке кебек саклыйлар, һәрвакыт төзек хәлдә булуын күзәтәләр, ватылулар булганда, аларны кыска вакытта сафка кертү өчен бар көчләрен салалар.
Ягулык-майлау материаллары белән заправкалау биредә үк, басуда башкарыла. Эшчәннәр өчен кайнар туклану оештырылган. Бер сүз белән әйткәндә, өзлексез эшләү һәм кызу эш чорында аяз торган көннәрне максималь нәтиҗәле файдалану өчен барлык шартлар булдырылган.
Алга таба кооперативның Александровка авылы янындагы җәйге лагерь янәшәсендәге басуга юнәлдек. Анда роторлы Виракс чапкычы белән җиһазланган тракторда В.А.Хмельников берьеллык үләннәрне чаба иде. Чапкычны шушы көннәрдә генә сатып алганнар һәм эшнең сыйфатыннан бик канәгатьләр – куәтле, үсемлекләрне калдырмый, үләннәрне тигез тезмәләргә пөхтә сала. Трактор рычагы артында - тәҗрибәле механизатор, аның 30 елдан артыграк стажы бар. Шушы вакыт эчендә Вячеслав Александровичка төрле авыл хуҗалыгы техникасында эшләргә туры килгән. Ул универсал механизатор, шуңа күрә чабу кебек җаваплы эшне нәкъ аңа ышанып тапшырулары очраклы түгел.
Кире кайту юлында без товарлыклы-сөтчелек фермасы территориясенә кердек, анда сенаж сала иделәр. Николай Жуков Т-170 тракторында яшел массаны тыгызлый. Күптән инде лаеклы ялда булуына карамастан, пенсионер азык хәзерләү чорында ел саен хуҗалыкка ярдәмләшә. Һәм мондый ярдәмчеләр кооперативта берничә – болар Александр Зайцев, Леонид Ворсин, Әнвәр Хәсәнов һәм башкалар.
Ферма мөдире М.Г.Филиппов белән әңгәмәләшкәндә сенаж чокырында эшләрнең иртәдән кичкә кадәр туктап тормавын, сусыл азыкларның сыйфатына аерым игътибар бүленүен, салу технологиясен күзәтүләрен, шулай ук туралган яшел массаны басудан кайтаручы автотранспортның исәбен алып баруларын белдек.
- “Боҗыр” кооперативында 1300 башка якын мөгезле эре терлек асрала. Көн саен 3 тонна сөт савабыз, бу узган елгы дәрәҗәдән күбрәк, - дип билгели ферма мөдире Маркел Григорьевич. – Мөгезле эре терлекләрнең зур саны күп күләмдә азык хәзерләүне таләп итә. Шуңа күрә безнең бөтен көч яшел уракка юнәлтелә. Бүгенге көнгә 100 тонна печән әзерләдек, бу әлбәттә аз әле. Узган ел белән чагыштырганда быелгы ел авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен җиңелдән түгел, үләннәр һәр җирдә начар. Сенажга килгәндә, бер чокырны тутырып, икенчесенә күчтек. 11 мең центнер сенаж бар инде. Азыклар хәзерләү белән катлаулы хәлне алдан күреп, шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗалары, шәхси эшкуарлар белән салам хәзерләү турында килешү төзи башладык.
Кооператив эшчәннәренең тырышлыгы белән хуҗалыкта азыклар әзерләү планлаштырылган срокта үтәчәгенә һәм мөгезле эре терлекләрнең уңышлы кышлавы тәэмин ителәчәгенә ышанырга мөмкин. Яшел уракның бер көне малларны бер ай тук кышлатуга тиң дип юкка гына әйтмиләр.
Эльвира ШӘЙХРАЗИЕВА.
Читайте нас: