+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
15 июль 2019, 18:48

Мөһим мәсьәләләр хәл ителә

Иске Шараршлы авыл Советы авыл биләмәсенең кечкенә Яңа Әгъбәз авылы күптән инде авыл клубы янына күп машина һәм кешеләр җыелуын күргәне булмады. Анда район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев, аның урынбасарлары, хезмәтләр һәм оешмалар җитәкчеләре катнашлыгында чираттагы Хакимият көне булды. Авыл кешеләре алдында Иске Шарашлы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы И.Я.Яппаров, район хакимияте башлыгының беренче урынбасары-финанс идарәсе начальнигы Ю.С.Зыязетдинов, Русия эчке эшләр министрлыгының Бакалы районы буенча бүлеге начальнигы Н.А.Насыйров, КФХ башлыгы В.И.Чернов чыгыш ясадылар.

Иске Шараршлы авыл Советы авыл биләмәсенең кечкенә Яңа Әгъбәз авылы күптән инде авыл клубы янына күп машина һәм кешеләр җыелуын күргәне булмады. Анда район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев, аның урынбасарлары, хезмәтләр һәм оешмалар җитәкчеләре катнашлыгында чираттагы Хакимият көне булды. Авыл кешеләре алдында Иске Шарашлы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы И.Я.Яппаров, район хакимияте башлыгының беренче урынбасары-финанс идарәсе начальнигы Ю.С.Зыязетдинов, Русия эчке эшләр министрлыгының Бакалы районы буенча бүлеге начальнигы Н.А.Насыйров, КФХ башлыгы В.И.Чернов чыгыш ясадылар.
Җыелыш традиция буенча районда яшәгән уңышлы эшкуарлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗалары турында “Ялкау – аклану, эшчән мөмкинлек эзли” видеоролигын күрсәтүдән башланды. Фильм авыл Советы өчен аеруча актуаль, чөнки торак пунктларда булдыклы яшь кешеләр күп булуга карамастан, аның территориясендә (районда бердән-бер) теркәлгән бер генә шәхси эшкуар да юк. Икътисади үсеш һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча да башкалар белән чагыштырганда биләмәнең хәле мактанырлык түгел. Район хакимияте тарафыннан үткәрелгән авыл биләмәләре мониторингы буенча 17 авыл биләмәсеннән Иске Шарашлы соңгы елларда тотрыклы рәвештә 14-15нче позицияләрне били.
Демографик хәл артка “сөйрәүче” төп факторларның берсе булып тора. Биләмә халкы 2010 елдагы соңгы исәп алу вакытыннан 25 процентка азайган. Авыл Советы территориясендә авыл хуҗалыгы машиналары аз, халыкның бик азы гына мал асрый.
Шул ук вакытта уңай яклар да бар. Мәсәлән, торак пунктлар, юллар, зиратлар, чишмәләр, су белән тәэмин итү системасы яхшы торышта. Мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләренең эшенә карата сүз юк. Анда торак белән тәэмин ителеш яхшы, соңгы ике елда 10 яңа йорт төзелде. Шәхси эшкуар В.И.Черновның тырышлыгы белән барлык авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр файдаланыла. Вячеслав Иванович, авыл кешеләренә мөрәҗәгать итеп, теләге булучыларны КФХга эшкә чакырды.
Тагын бер яхшы як - биләмә төрле урындагы инициативаларны хуплау проектларында, “Безнең авыл” буенча программаларда актив катнаша, район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев та үз чыгышында бу турында әйтте. Урындагы инициативаларны хуплау проекты кысаларында әгъбәзлеләр быел Мәктәп урамында комташ салырга, ә шарашлылар “Безнең авыл” программасында катнашып Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә обелиск урнаштыруны планлаштыралар.
Яңа Әгъбәз авылына килгәндә, Александр Георгиевич анда үз авылын яратучы һәм ата-бабаларының традицияләрен хөрмәт итүче кешеләр яшәвен билгеләде. Яхшы йортлар, караулы урамнар, чишмәләр шуны раслыйлар. Умартачылар күп, һәм Әгъбәз балы иң тәмлеләрнең берсе дип исәпләнә. Шәхси ярдәмче хуҗалык тоту өчен барлык шартлар бар, маллар көтү, печән хәзерләү белән проблемалар юк. Шушы мөмкинлектән актив файдаланучы гаиләләр дә бар. Ихаталарында берничә баш мөгезле эре терлекләр асраган Илгиз һәм Ләйсән Гыйззәтуллинар гаиләсен мисалга китерергә мөмкин. Гаилә көн саен 100 литрга якын сөт тапшыра. Әмма эшләргә һәм акча эшләп алырга теләүче шундый гаиләләр, кызганычка каршы, аз.
Әгъбәзлеләр район хакимияте башлыгына су белән тәэмин ителеш, пар җирләрен файдалану, интернетның һәм кәрәзле элемтәнең эш сыйфаты, автобус тукталышы торышы һәм башка мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Авылда яшәүчеләрнең сорауларының бер өлешенә шунда ук анык җаваплар бирелде, калганнарын хәл итү контрольгә алынды.
Эльвира СОЛТАНОВА.
Читайте нас: