+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
15 июль 2019, 18:52

Подъездлар матур булачак

Бакалы авылында күпфатирлы йортларда подъездларны ремонтлау буенча программаны тормышка ашыру дәвам итә. Программа кысаларында Ворошилов урамындагы 13нче һәм 12нче йортларда 4 подъезд ремонтланды.

Бакалы авылында күпфатирлы йортларда подъездларны ремонтлау буенча программаны тормышка ашыру дәвам итә. Программа кысаларында Ворошилов урамындагы 13нче һәм 12нче йортларда 4 подъезд ремонтланды.
Хәтерегезгә төшерәбез, эш тәрәзәләрне пластикка алмаштыруны, идәннәрне, култыксаларны, керү урыннарын ремонтлауны, стеналар һәм түшәмнәр буяуны һәм аклауны, кабель сузуны һәм коробка куюны, почта тартмаларын алмаштыруны үз эченә ала.
Әлеге вакытта “Жилкомсервис-Бакалы” җәмгыяте хезмәткәрләре Ворошилов урамындагы 6нчы йортта ремонт алып баралар. Штукартурчы-малярлар Әнисә Мусина, Галина Шәйморатова, Асия Лобанова, мастер Павел Мельников, Данил Әделгәрәев стеналарны, түшәмнәрне шпаклевкалау, идәнгә плитка җәю белән мәшгульләр. Нәтиҗәләр подъездларны ремонтлау процессын игътибар белән контрольдә тоткан йортларда яшәүчеләрне шатландырсын өчен, эшчеләр үз эшләрен намуслы башкарырга тырышалар. Алар кешеләрнең хезмәтнең кадерен беләчәкләренә һәм башкарылган эшләргә сакчыл караячакларына өметләнәләр.
Эльвира Шәйхразиева
фотолары.
Читайте нас: