+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
19 июль 2019, 17:25

Бәлки, юристлар, визажистлар булырлар...

Бакалыдагы 1нче мәктәп укучылары өчен Русия Пенсия фонды идарәсенә экскурсия оештырылды. Аны Идарә начальнигы Ләйсән Миргазыймовна Яковлева үткәрде.

Бакалыдагы 1нче мәктәп укучылары өчен Русия Пенсия фонды идарәсенә экскурсия оештырылды. Аны Идарә начальнигы Ләйсән Миргазыймовна Яковлева үткәрде.
Балалар килүчеләрне кабул итү алып барылган клиентлар хезмәтендә булдылар, Пенсия фондының нинди дәүләт хезмәтләре күрсәтүләрен белделәр. Шулай ук кызлар һәм егетләр Русия Пенсия фонды белгечләренең эше белән таныша алдылар.
Мавыктыргыч экскурсиядән соң өлкән сыйныф укучыларын начальник кабинетына пенсия грамоталылыгының үзенчәлекле дәресенә чакырдылар. Балалар Русия Пенсия фондының ничек оештырылуын һәм һәр гражданинның пенсия фонды ничек формалашуын белделәр. Алар пенсия формуласының төп аспектларын кызыксынып өйрәнделәр һәм сораулар бирделәр.
Шушы очрашу турында мәктәп укучыларына ”Барысы да булачак пенсия турында” укыту-методик пособие тараттылар. Бу зур булмаган китап һәр гаиләдә кирәк булачак. Балаларның әти-әниләре шулай ук бүгенге көндә Русиянең барлык гражданнарын кызыксындырган күп сорауларга анда җаваплар табачаклар.
*** *** ***
Һөнәри юнәлеш программасы кысаларында Боҗыр мәктәбе укучылары өчен Бакалы авылының “Зара” матурлык салонына экскурсия оештырылды. Экскурсияне матурлык салоны хуҗабикәсе, шәхси эшкуар А.Р.Хәмидуллина үткәрде.
Альбина Рәдисовна салонның барлыкка килү тарихын һәм үсеш перспективасын сөйләде, аның эшчәнлеге белән таныштырды. Балалар яңа һөнәрләрнең: маникюр буенча мастер, косметолог, татуаж буенча мастер, массаж ясаучы, парикмахер-стилист, лешмейкер, салон администраторы исемнәрен белделәр. Балалар парикмахерның, маникюр буенча мастерның эш урыннарын карадылар, аларның эшен күзәттеләр, сораулар бирделәр, аларга җентекле җаваплар алдылар. Экскурсия барысына да: малайларга да, кызларга да ошады. Алар кызыклы итеп сөйләгән һәм җылы каршылаган өчен эшкуарга рәхмәт әйттеләр.
Мондый экскурсияләр үсмерләргә һөнәрне “эчтән” бәяләргә, үз сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен яраштырырга ярдәм итә. Берлектәге чараны оештыруда – өлкән сыйныфлар өчен һөнәри юнәлештәге экскурсия үткәрүдә ярдәм иткән өчен “Зара” салонына рәхмәт.
Гөлнур Вәкилова,
мәшгульлек үзәге инспекторы.
Читайте нас: