Без бик иртә барып җитүгә карамастан, Бөек Болгарда тормыш кайный иде. Автобусларның озын рәтләре тулыланып торды. Күз алдыбызда һичкайчан булмаган тамаша ачылды: әйтерсең лә көнчыгыш әкиятеннән урта гасыр башнялары, сарайлары, мавзолейлары һәм манараларының сынлы сәнгате хәрабәләре белән шәһәр калкып чыкты. Бу Болгар – Идел буе Болгарының, иң яхшы елларында Каспийдан алып Ак диңгезгә кадәр диярлек сузылган империянең иң зур шәһәре. Хәтта хәзер, җимерелеп һәм җир белән капланганда да, ул үзенең бөеклеге, сокланырлык архитектурасы, йөзләгән серләре һәм могҗизалы архиеологик казылмалары белән әсир итә. Ул бүгенге көнгә кадәр дә яшәвен дәвам итә кебек.