+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
19 июль 2019, 17:17

Кышын утлыклар тулы булсын өчен

Июль яңгырлы килде. Район хуҗалыклары һава торышының аяз торган һәр мизгеленнән файдаланырга тырыша. “Очкын” җәмгыятендә азыклар хәзерләүгә мөмкин булган барлык ресурслар җәлеп ителгән.

Июль яңгырлы килде. Район хуҗалыклары һава торышының аяз торган һәр мизгеленнән файдаланырга тырыша. “Очкын” җәмгыятендә азыклар хәзерләүгә мөмкин булган барлык ресурслар җәлеп ителгән.
Без хуҗалык директоры Азат Ахунҗанович Шәрәфетдинов белән барган басуда эш тулы көчкә кайный иде. Андрей Ильдухин Т-25 тракторында күпьеллык үләннәрне чаба. Рөстәм Мансуров шәхси МТЗ-80 тракторында тезмәләргә сала. Алар артыннан Илфак Мөхтәров пресс-җыйгычта печәнне җыя һәм төргәкли.
Директор А.А.Шәрәфетдинов бу хуҗалыкта бер елдан артыграк кына эшли. Хуҗаларча якын килү нәтиҗәләре күренеп тора. 1334 гектар мәйданда, шуның 938 гектары - халыктан арендага алынган пай җирләре 250 гектарга - арпа, 110 га – сабан ашлык бодае, 204 га – күпьеллык культуралар, 168 гектарга уҗым арышы чәчелгән. Уҗым чәчелгән 282 гектарга кырау төшкәнлектән берьеллык үләннәрне һәм ашлык катнашмасын кабат чәчәргә туры килгән.
Искебалыклылар һәм ахманлылар оптимистларча кәефтә, азга гына туктап торганда да шаярырга, көлешеп алырга һәм бер-берсенең кәефен күтәрергә өлгерделәр. Алар үз вазыйфаларын намус белән башкаралар һәм җитәрлек күләмдә азык хәзерләячәкләренә һәм малларның тук кышлавын тәэмин итәчәкләренә ышаналар.
Мәрьям ТИМЕРГАЛИЕВА.
Читайте нас: