+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
19 июль 2019, 17:18

Яшьлегебез белән очраштык

Күптән түгел генә кебек тоела, ә безнең туган мәктәбебезне беренчеләр булып тәмамлавыбызга 50 ел үтеп китте. Бу 1968-1969нчы уку еллары иде, мәктәп озак еллар сигезьеллык булды, Бакалыдагы 2нче мәктәп статусында беренче тапкыр урта белем турында аттестат бирде.Һәм менә безгә 70 яшькә якын, без, чал чәчле, олы яшьтәге кешеләр, хәзер инде типовой мәктәптә яшьлегебез белән очраштык.

Күптән түгел генә кебек тоела, ә безнең туган мәктәбебезне беренчеләр булып тәмамлавыбызга 50 ел үтеп китте. Бу 1968-1969нчы уку еллары иде, мәктәп озак еллар сигезьеллык булды, Бакалыдагы 2нче мәктәп статусында беренче тапкыр урта белем турында аттестат бирде.
Һәм менә безгә 70 яшькә якын, без, чал чәчле, олы яшьтәге кешеләр, хәзер инде типовой мәктәптә яшьлегебез белән очраштык.
Без укыган мәктәп, Ленин урамындагы бүгенге “Универмаг” урынында агач биналарга урнашкан иде. Бинаның бер өлеше тәрәзәләре белән паркка, ә янкормасы Коммунистическая урамына чыгып тора иде. Бик яхшы, нәселдән килгән педагог Валентин Михайлович Кармалинский директор иде. Бүген яшәлгән еллар үрләреннән тәлапчән сыйныф җитәкчеләребез Полина Владимировна Зотова – 10А, Роза Александровна Маркова – 10Б, фән укытучылары, бик яхшы укытучылар Мария Алексеевна Перевышина, Николай Григорьевич Ткачев, Нәйрә Гәрәбиевна Фәттахова (Ткачева), Василий Алексеевич Головнин, Леонтьева (Ляпустина) Алевтина Дмитриевна һәм башка күпләрнең безгә ныклы белем бирүләрен, үз балалары кебек тәрбияләүләрен, характер формалаштыруларын, алга таба безнең һөнәри осталык үрләренә ышанычлы хәрәкәт итү, тормыш юлында кем һәм нәрсә белән генә очрашсак та кешелек мөнәсәбәтләрен камилләштерүгә сәләтебезне үстерүләрен яхшы аңлыйбыз. Алар безнең уңышлы булуыбыз өчен барысын да эшләделәр, алар турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә яши.
Беренче эш итеп без мәктәпкә бардык, анда безне Галия Рафыйковна Сираҗетдинова ягымлы каршы алды. Б ез мәктәпне тәмамлаучыларның, уку алдынгыларының һәм активистларының фоторәсемнәре урнаштырылган стенд белән таныштык. Анда булудан, без яңа мәктәптә укымасак та, барыбызда яхшы тэссоратлар алдык, мәктәп тормышы дөньясына чумдык.
Мәктәпне тәмамлаучылар төрле уку йортларында укып чыктылар, кирәкле һөнәр алдылар. Мәсәлән, Л.М.Левкина (мәктәп елларында Жукова), В.Г.Юрьева (Хаҗипова), Т.Е.Никандрова (Абрамова), Б.Н.Юсупова (Асанбаева), Ф.Я.Хәйруллина (Баһаветдинова), Ф.Ш.Сәгъдәтуллина (Шәрипова), Г.А.Хәйруллина (Миннибаева), В.Б.Бикбова югары уку йортларын тәмамладылар, күбесе укытучылар булдылар.
М.Г.Рахманов Уфа авиация институтын тәмамлады, кандидат диссертациясен яклады, озак еллар дәүләт хезмәтендә булды, ул 1 класслы дәүләт советнигы. Н.С.Егоров, Р.Н.Зиннәтуллин дәүләт югары уку йортларын тәмамлап, инженерлар булдылар. Кайберләре гомерләре буена медицина хезмәткәрләре, юристлар, бухгалтерлар булып эшләделәр. Кем булып хезмәт куйсалар да, барлык сыйныфташлар Бакалыдагы 2нче урта мәктәпне тәмамлаучы исемен йөрттеләр, биредә алган белемнәрен җәмгыять өчен файда белән куллана белделәр.
Сыйныфташларыма сәламәтлек, озын гомер, бәхет телим. Ә бүгенге һәм булачак мәктәпне тәмамлаучыларга үз укытучыларын һәм туган мәктәпләрен шулай ук җылылык һәм тирән хөрмәт белән искә алуларын телим.
Зинаида НИЗАМОВА (Сазыкина),
БР Эчке эшләр мини-стрлыгының Почетлы ветераны, милициянең отставкадагы майоры.
Читайте нас: