+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 июль 2019, 19:36

100 еллыгың белән, Таллы-Сыза!

Безнең кече туган илебезнең киңлегендә югалып калмыйча һаман да үсеш алган яхшы авыллар аз түгел. Шундый авылларның берсе - Урманай авыл биләмәсе составына кергән Таллы-Сыза, быел үзенең 100 еллык юбилеен билгеләде.
Туган илебезнең иксез-чиксез почмакларыннан көндәлек мәшәкатьләр һәм проблемалар йөген өйдә калдырып, кунаклар, шушы авылда туып-үсүчеләр кайтты. Уфа, Салават, Күмертау, Түбән Кама, Бөгелмә, Екатеринбург, Казан, Яр Чаллы, Туймазыда һәм башка шәһәрләрдә һәм районнарда яшәүчеләр түземсезлек белән балачак дуслары, туганнары һәм якын кешеләре белән очрашуны көттеләр. Һавада бәйрәм атмосферасы хакимлек итте, аны матур бизәлгән алан, сәүдә рәтләре, яңгыраган музыка тулыландырды. Кайнар күрешүләр, күз яшьләре аша ихлас шатланулар, җанлы әңгәмәләшү - болар барысы да кешеләрне якыннайтты.
Гөлназ ГАЛИЕВА.
Бакалы авылы.
Мәкаләнең тулы текстын район гәзитенең 23 июльдә чыккан 59нчы санында укыгыз.
Читайте нас: