+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 июль 2019, 19:34

“Учук” туганнарны һәм дусларны җыйды

Чуваш авылы Юлтимердә чираттагы “Учук” бәйрәме булды. Милли йоланың нигезендә уңдырышлылык, кояш һәм яңгыр Аллаларына корбан китерү йоласы үткәрелде.

Чуваш авылы Юлтимердә чираттагы “Учук” бәйрәме булды. Милли йоланың нигезендә уңдырышлылык, кояш һәм яңгыр Аллаларына корбан китерү йоласы үткәрелде.
Барлык гореф-гадәт йолалары белән блюдо әзерләнгән арада, ачык һава астындагы концерт мәйданында бәйрәм барды. Урындагы клубның мәдәни оештыручысы Елена Лобанова сәламләү сүзләре белән чараны ачты, “Тавансем” хатын-кызлар вокаль ансамбле тамашачыларны сәламләде.
Аннан соң бәйрәмдә катнашучылар игътибарларын импровизацияләнгән сәхнәгә күчерделәр - котлау өчен сүзне Дияш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы И.Г.Хәйдәровка, авыл Советы депутаты С.Е.Петрусевка бирделәр. Алар җыелучыларга чарадан чын хозурлану алуларын, авылларыбызның яшәвен, иҗат итүләрен, чәчкә атуларын теләделәр. Авыл кешеләренең гомуми иминлек, яхшы уңыш, гаилә бәхете турында Аллаһыга үтенечләрен һәм догаларын гәүдәләндерүче “Учук” та моңа ниндидер дәрәҗәдә булышлык итә.
Бәйрәмгә төрле милләт кешеләре – мәдәният хезмәткәрләре, авылдан чыгучылар, аларның якын һәм ерак туганнары килделәр. Ахман авыл мәдәният йорты методисты Лариса Петрова җитәкчелегендәге “Ахманай” ансамбле, Иске Матыдан Елена Сякаева җитәкчелегендәге “Сударушки”, Дияш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Вениамин һәм Юлия Туйдимирова, Килей авыл мәдәният йорты методисты Светлана Решетникова һәм мәдәни оештыручы Татьяна Лобанова белән Килей авылыннан “Девчата” фольклор коллективлары яраткан җырларын башкару матурлыгын һәм сәнгатен күрсәттеләр. Татьяна Лобанова, Елена Измайлованың ялгыз җырлары, Измайлов гаиләсенең триосы алкышлауларга лаек булды. Программада шулай ук милли күңел ачулар, спорт ярышлары булды. Боларның барысы бәйрәмгә гадәти булмаган тантаналылык һәм халыклар арасындагы татулык өчен горурлык өстәде. Һәркем, шушы бәләкәй авылда булып, үзен бөек Русия гражданины итеп тойгандыр, мөгаен. Чынында исә, шушы кечкенә авыллар иминлегеннән бөек дәүләт барлыкка килә дә инде.
Авылның өлкән кешеләреннән изге ботканың әзерлеге турында сигнал килү көннең кульминациясе булды. Барысы да да казаннар янына җыелдылар, хатын-кызлар дога укыдылар һәм сыйлана башладылар. Быел Петр һәм Раиса Калымбаевлар, Андрей һәм Людмила Васильевлар, Василий һәм Галина Сидоровлар, Анатолий һәм Нина Ивановлар, Владимир һәм Клавдия Леонтьевлар, Юрий һәм Эльмира Калымбаевлар, Владимир һәм Светлана Петрусевлар, Евгений һәм Алсу Измайловлар гаиләләре пешерелгән тәмле блюдоның хуҗалары булдылар, алар корбан өчен сарыклар бирделәр. Ботка бик тәмле – аның нигезендә аны яратып пешергән кешеләрнең күңеле, саф һава, кояш һәм җәйге җил. Рәхмәт сүзләре яңгырады, тынычлык, игелек, бәхет һәм чуваш халкының, шулай ук башка халыкларның чәчкә атуын теләделәр.
Лариса Селиванова.
Читайте нас: