0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
23 июль 2019, 15:17

Табибка язылу өчен мобиль кушымта эшли башлады

Башкортстанда БР Бердәм медицина порталының «К-врачу» рәсми мобиль кушымтасы эшли башлады. Ул «Сәламәтлек саклауның бердәм дәүләт мәгълүмат системасы нигезендә сәламәтлек саклауда бердәм санлы контур булдыру» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында кертелде, дип хәбәр итә төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Кушымтадан теркәлмичә файдаланырга була. Шәхси кабинетка керү өчен дәүләт хезмәтләре порталының логиныннан һәм пароленнән файдаланырга кирәк. Сервис, медицина оешмасына беркетелүне исәпкә алып, табибка язылырга гына түгел, медицина ярдәме күрсәтү белән бәйле мәгълүматтан файдалану мөмкинлеге дә бирә.
Шәхси кабинетта пациент табибларның расписаниеләрен, медицина оешмалары турында, кайсыларына беркетелүе турында мәгълүматны белә алачак. Монда мәҗбүри страховкалау полисы, үзе беркетелгән участок һәм участок табибы турында яшәү адресы буенча мәгълүмат табарга, электрон медицина картасын карарга була. «Медицина картасы» бүлегендә 2017 елның 1 гыйнварыннан башлап күрсәтелгән барлык хезмәтләр исемлеген һәм аларның бәясен күрергә мөмкин.
Читайте нас: