+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
26 июль 2019, 11:59

Товар әйләнеше арта

Сәүдә җирдәге барлык кешеләр тормышының аерылгысыз өлешенә әйләнде. Икътисадның бу тармагы илләрне һәм континентларны чолгап алды һәм җәмгыять прогрессы локомотивы булып тора. Сәүдә өлкәсе хезмәткәрләре өчен һөнәри бәйрәм булдырылды. Ул быел 28 июльгә туры килә.

“Икмәк комбинаты” кулланучылар җәмгыятенең “Кайнар икмәк” магазины мөдире С.Ю.Мәҗитова һөнәри бәйрәмне яхшы кәеф белән каршылый. Октябрьский икътисад техникумын тәмамлаганнан соң бухгалтер белгечлеге алып, Светлана Юрьевна «Икмәк комбинаты»ның прәннек цехында эшли башлый.
Магазин соңгы елларда таләп ителүче нокталарның берсенә әйләнде, аның үз сатып алучылары контингенты бар. Авыл үзәгеннән читтә булуга карамастан, анда һәрвакыт кеше күп: сатып алучыларны “Икмәк комбинаты” һәм “Җәмәгать туклануы” кулланучылар җәмгыятьләрендә җитештерелгән продукция җәлеп итә. Икмәк, икмәк-булка, кондитер, колбаса, балык изделиеләре, иттән ярымфабрикатлар (пилмәннәр, голубцы, кәтлитләр, мантылар, варениклар һ.б.), лимонад һәм башка күпләр халыкта таләп ителә. Магазин товарының 80 проценты үзебездә җитештерелгән продукция, аларның сыйфатыннан бакалылар һәм район кунаклары бик канәгать.
Сәүдә ноктасында сатучыларның эшләве һәм сатып алучыларны хезмәтләндерү өчен яхшы шартлар булдырылган. Ике ел элек үткәрелгән капиталь ремонттан соң барлык күрсәткечләр буенча үсеш тенденциясе күзәтелә. Айлык товар әйләнеше уртача 1 млн 200 мең сум тәшкил итә, бу үз-үзеңне хезмәтләндерү системасына күчкәнчегә кадәргедән өч тапкырга күбрәк. Сәүдә мәйданнарын арттыру, ассортиментны киңәйтү, яңа җиһазлар урнаштыру һәм, әлбәттә, сатып алучыларны грамоталы хезмәтләндерү товар әйләнеше үсешендә чагылды. Магазин мөдире Светлана Мәҗитованың һәм яшь сатучы Людмила Шакированың кешеләрне үзләренә җәлеп итә белүләре, ягымлылыклары, аралашучанлыклары җиткерелгән планнарны үтәүдә мөһим роль уйный. Мөдир сатып алучыларның таләпләрен даими өйрәнә, үз бурычларын үтәүгә җаваплы һәм җитди карый, сәүдә хезмәтләндерүен камилләштерә. Шундый хезмәтләндерүдән сатып алучылар канәгать кала.
Очрактан файдаланып, коллегаларымны, барлык сәүдә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлыйм, сәламәтлек, иминлек һәм эшләрендә уңышлар телим.
Рәмилә ӘХМӘТДИЯНОВА,
«Бакалы» кулланучылар җәмгыяте
икътисадчысы.
Читайте нас: