+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 июль 2019, 18:29

Район дәваханәсендә «Сәламәтлек марафоны» үтте

“Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш «региональ программасын гамәлгә ашыру кысаларында район үзәк дәваханәсе «Сәламәтлек марафоны» уздыра.

25 июль көне дәваханәдә флешмоб-зарядка белән башланды. Хезмәткәрләр, иртәдән уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф белән, хезмәт вазыйфаларына керештеләр. Медицина хезмәткәрләре: «Зарядка ясагыз – сәламәт булачаксыз!» дип тәкдим итә.
Марафон чикләрендә гражданнарны медицина кабул итүен Уфа шәһәре белгечлере: кан тамырлары хирургы А.Р. Камалов, баш һәм муен кан тамырлары скринингы - УЗДС - функциональ диагностика табибы И. А. Зәйнуллина уздырды. Шулай ук пациентларны кабул итүне район үзәк дәваханәсенең табиб-кардиологы Л.И. Имамразиева һәм район үзәк дәваханәсенең табиб-неврологы К.К. Алчинова алып баралар.
26 июль көнне Балалар сәнгать мәктәбенең концертлар залында Уфа шәһәренең ашыгыч ярдәм дәваханәсе вәкилләре катнашлыгында «Инсультка һәм инфарктка юк дип әйтик!» исемендәге чара узды. 1нче санлы төбәк кан юллары үзәге җитәкчесе, онкология белән авыручылар өчен неврология бүлеге мөдире Э.М. Колчина йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, авыруларны профилактикалау һәм булдырмау, беренче медицина ярдәмен күрсәтү ысуллары, сәламәт тормыш алып бару һ. б. турында лекция укыды, шулай ук халык белән очрашуда ММО мөдире Г. И. Клишина, район дәваханәсенең баш табибы Р. Р. Гәрәев, баш табибның дәвалау бүлеге буенча урынбасары Л. А. Әхәтова катнаштылар.
Лекция халык өчен аңлаешлы, җиңел итеп әзерләнгән иде. Җыелучылар үз сәламәтлегенең хуҗасы, беренче чиратта, кеше үзе булуын тагын бер кат игътибарга алдылар. Тормышны сәламәт хәлдә озайту, озак еллар дефектларсыз тормыш-бу безнең кулда. Лектор үз организмыңны тыңлау, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, чыныгу, дөрес туклану кирәклеген ассызыклады.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләве буенча сәламәтлек авырулар һәм физик дефектлар булмау гына түгел, ә тулы физик, рухи һәм социаль иминлекнең торышы булып тора. Бу постулатны омтылыйк!
Читайте нас: