+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 июль 2019, 18:24

Туган мәктәптә

Без, 1976 елда Бакалыдагы 2нче урта мәктәпне тәмамлаучылар, тагын бер тапкыр туган мәктәптә очраштык, бер-беребез һәм бүгенге укытучылар белән аралаштык.

Өлкәнәя барган саен, хәтердә гомерлеккә уелып калган балачакны, яшьлекне ешрак искә алабыздыр, мөгаен.
Без, 1976 елда Бакалыдагы 2нче урта мәктәпне тәмамлаучылар, тагын бер тапкыр туган мәктәптә очраштык, бер-беребез һәм бүгенге укытучылар белән аралаштык.
Әлбәттә, барыбыз да үзгәрдек, башкачага әйләндек. Әмма, яңа йөз чалымнарына карап, бер-беребезне кочаклап, әлбәттә, бер сыйныфта, бер мәктәптә укыган шук һәм тыңлаучан, тыныч һәм тиктормас малайлар һәм кызлар күз алдыбызга килде.
Безне, 120 егет һәм кызны - бу 4 зур параллель сыйныф (!) - яңа мәктәпнең беренче чыгарылыш укучыларын Соңгы кыңгырау көнендә күтәрмәдә истәлеккә фотога төшерүләрен анык хәтерлибез. Ул вакытта үзебезнең яраткан, шушы елларда безне тәрбияләгән һәм белем биргән, мөстәкыйль тормышка әзерләгән һәм тәрбияләнүчеләренең җәмгыятькә кирәкле кешеләр булуларын теләгән укытучылар белән без мәктәп баскычларына көч-хәл белән урнашкан идек.
Безнең очрашуны оештыручыларга - педагогик хезмәт ветераны, озак еллар туган мәктәптә география укытучысы булып эшләгән Сергей Петрович Костровка һәм шулай ук күпьеллык стажы булган укытучы Светлана Фоминага (Медведева) рәхмәт. Безне бергә җыю өчен алар күп сыйныфташларын эзләп тапканнар. Әлбәттә, барысы кайта алмады. Моның төрле сәбәпләре булды.
Актлар залына, башта паспорт, соңрак өлгергәнлек аттестатлары алган иң уңайлы һәм иркен залга җыелып, без истәлекләргә чумдык. Мәктәп директоры Валентин Михайлович Кармалинский, сыйныф җитәкчеләре Елена Игнатьевна Кармалинская, Марьяна Хәйретдиновна Алчинова, Роза Александровна Маркова, Софья Яковлевна Клименко, фән укытучылары Александр Константинович Хвостов, Раиса Ивановна Карпова, Александр Борисович Маслов, Павел Денисович Семенин, Аркадий Константинович Ермаковны аерым җылы һәм рәхмәт сүзләре белән искә алдык, кызганычка каршы, алар күптән инде вафат, әмма безнең хәтердә алар гомерлеккә зур хәрефтән укытучы булып калды.
Укытучылар Г.Н.Борһанова, Т.Ф.Маслова, Х. Р. Гарифуллина һәм башкалар безгә яхшы белем бирделәр.
Бу көнне арабыздан киткән, әмма үзләре турында җирдә изге эз калдырган һәр сыйныфташны бер минут тын калып исемләп искә алдык.
Безнең белән параллель укучыларның барысы турында күп җылы сүзләр әйтеп була. Аларның барысы диярлек олы тормышта үз урыннарын тапкан: белем алган, күңеленә хуш килгән белгечлек сайлаган, гаилә корган, балалар үстергән, хәзер оныкларга сөенгән кешеләр. Һәркемнең үз язмышы, үз мавыгулары дөньясы бар. Һәм сыйныфташларыбыз илнең төрле почмакларында яшиләр. Әйтик, Анна Ульмасова, мәктәп дуслары белән күрешү өчен, 8 сәгать буе Ырынбур өлкәсеннән таксида кайткан. Межгорьедан Анна Тяпичкина (Зайцева) һәм башка күпләр кече туган илебезгә шатланып кайттылар.
Аерылышканда, мәктәпне тәмамлауның 45 еллыгында да очрашырга сүз куештык.
Валентина ШАКИРОВА
(Фролова).
Читайте нас: